Суббота, 20.04.2024, 10:23

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 27 » Өлгереп кал һәм… бүләк тә от!
12:11
Өлгереп кал һәм… бүләк тә от!
Матбугат – 2015
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Вакытлы матбугат басмаларына 2015 елның беренче яртысына язылу вакыты тәмамлануга бара. Елдагыча, декабрьнең 25ендә “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылу да туктатылачак, ягъни бу көннән соң язылучыларга гәзитләр 1 гыйнвардан түгел, ә соңрак (кайчан язылуга карап) – язылганнан соңгы айның беренче көненнән генә килә башлаячак. Яңа елны иң якын дуслар белән каршылау гадәте бездә ныклы, ә менә шундый дәрәҗәдәге район гәзите янәшәгездә булмаса, бәйрәмнәрегез, һичшиксез, барыбер китегрәк тоелачак инде.
Без сезнең һәммәгезне дә әнә шундый хәлләрдән саклап калырга теләп мөрәҗәгать итәбез: әйдәгез, инде тагын да сузмыйча, почтальоннарга биргән вәгъдәләрне үтәп куйыйк әле! Элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда, почтамтта 2015 елның гыйнвар  – июнь айларына “Игенче”нең бер данәсенә язылу хакы 658 сум 92 тиен, “Сакмагош саткылары”на – 130 сум 38 тиен (Әйткәндәй, безнең район гәзитләренә язылу хакы төбәгебездә нәшер ителүче башка районнардагыдан күпкә арзанрак та әле). Авыллардагы элемтә бүлекчәләрендә хезмәт салучы кызларга бирелгән вәгъдәләрне (“фәлән көнне хезмәт хакы, пенсия, пособие (һәм башкалар) алам”, “фәлән вакытка мал суеп тапшырам” һәм башкалар) Яңа елга кадәр үтәп куйсагыз иде, чөнки үтәлмәгән вәгъдәләрнең ел буе күңелегезне кырып торуы бар бит. Ышаныгыз, район гәзитләре киләсе елларда да сезне иң дөрес мәгълүматлар, өр-яңа хәбәрләр, яңалыклар белән дә, укымлы һәм фәһемле мәкаләләр белән дә һәм, әлбәттә, икътисадны алга этәрүче реклама белән дә таныштырып баруны дәвам итәчәк.
Район үзәгендә яшәүчеләргә редак-циянең үз почтальоннары отышлы юл тәкъдим итә: шул ук алты айга бездә язылу 475 сум (“Игенче” гәзитенә), 108 сум (“Сакмагош саткыларына”) тора. Өстәвенә, 950 сумга “Игенче”гә еллык язылу-чылар арасында Абунәчеләр лотереясе дә булачак. Отышлар арасында, елдагыча, сыер маллары, тере әтәчләр, шикәр комы, иген фуражы, ак он   һәм башкалар, шулай ук көнкүрештә куллану әйберләренең киң ассортименты булачак. Былтыр, мәсәлән, өч шундый абунәчебез иң зур бүләкләрне – тере бозаулар алды.
Әйткәндәй, авылларда яшәүчеләр дә лотерея отышында катнаша ала. Бу очракта редакциягә үзегезгә килеп язылырга туры киләчәк һәм почта чыгымнары белән еллык подписка 1200 сум тәшкил итәчәк. Авыллардагы элемтә бүлекчәләре еллык язылу кабул итми, ләкин бездә яздырылганны  өйләрегезгә вакытында китереп торачак.
Әйдәгез әле, һәркайсыбыз Яңа елда да иске дуслар белән бергә калыйк һәм, бәхет елмайса (!), өстәмә бүләккә дә ия булыйк! Сезнең активлыгыгызны көтәбез, дуслар!
Мөхәрририят.
Просмотров: 798 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск