|
|
|
|
Главная » 2011 » Август » 25 » УРАК - 2011: матбугат үзәге хәбәр итә
13:41 УРАК - 2011: матбугат үзәге хәбәр итә |
"Герой” кооперативын икътисадый яктан республика күләмендә тотрыклы хуҗалыкларның берсе дип әйтергә ныклы нигез бар. Хәзер менә берничә ел рәттән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгылыкны тотып килә. Узган корылыклы елда да алар басулардан ярыйсы гына уңыш алды, мал азыгын җитәрлек туплады, нәтиҗәдә мал кышлату сезонын бер хәсрәтсез үткәрде, продукция җитештерү һәм терлек санын киметүгә юл куймады. Фәкать алар үткән елның шул чорында һәр сыердан көненә 19 килограммнан күбрәк сөт савып, районда беренчелекне тотып килде. Һәр көнне 106 центнерга якын продукция җитештерде, сату күләмен дә арттырып үтәде. 2010 елны барлаганда авыл хуҗалыгы идарәлеге баш бухгалтеры Ирек Тангатаров гәзиткә биргән интервьюда: "Терлекчелектә иң зур табышны ”Базы” кооперативы алды: 130 миллион 954 мең сум акча кертте, рентабельлелек 34,5 процент тәшкил итте. Ә иң нәтиҗәле эшләгәне "Герой” кооперативы булды.
|
Просмотров: 503 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|