|
Главная » 2011 » Август » 23 » Урак – 2011: матбугат үзәге хәбәр итә
07:25 Урак – 2011: матбугат үзәге хәбәр итә |
"Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Чакмагыштагы ашлык кабул итү бүлеге хезмәтчәннәре урак чорына ныклы әзерләнде. "Махсус техниканы даими карап-көйләп кенә тотабыз, шуңа да эшчәнлегебездә әлегә өзеклек булмады. Келәтләрнең торышы әйбәт”, – дип канәгатьлелек белдерде бүлек мөдире Марат Шаhиев. Тир түгеп үстерелгәнне җыеп алу гына түгел, тиешле технологияләргә ярашлы вакытын кичектермичә кышкы саклауга куярга да кирәк бит. Утыз кешелек бу коллективның хезмәт бурычларын намуслы үтәп баруына турыдан-туры җаваплы Марат Милләт улы. 6 августта быелгы уракның тәүге бөртекләрен кабул иткәннәр.
|
Просмотров: 479 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|