Сишәмбе, 21 августта, укытучыларның район киңәшмәсе башлана. Чакмагыш беренче урта мәктәбе базасында өч көн дәвамында 25 предмет секциясе эшчәнлек алып барыр, дип планлаштырыла. Район мәктәпләре укытучылары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләре белем һәм тәрбия бирүнең көнүзәк мәсьәләләрен барлап, яңа уку елына план-максатлар куелачак. Җомга, 24 августта, район мәдәният йортында киңәшмәнең пленар утырышы үткәрелә.
|