Пятница, 03.05.2024, 05:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 9 » Тырыш хезмәтнең нәтиҗәләре куандыра
07:56
Тырыш хезмәтнең нәтиҗәләре куандыра
Узган җомгада "Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында агымдагы елның җиде аендагы эшчәнлек йомгаклары буенча терлекчеләрнең район семинар-киңәшмәсе үтте. Анда  муниципаль район хакимияте һәм аның авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклары, баш ветеринар табиблары, участок ветеринар табиблары, профсоюз оешмасы рәисләре, хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы буенча инженерлар катнашты. 
Җыелучылар иң тәүдә күптән түгел файдалануга тапшырылган Тозлыкуш сөтчелек фермасының яңа җәйге лагере белән таныштылар. Биредә кыска вакыт эчендә төзелеп сафка кертелгән иң соңгы таләпләргә җавап бирерлек әлеге объект эшләрне күпкә җиңеләйтә төшкән. Авылга терәлеп үк диярлек – ферма янәшәсендә генә булгач, монда эшкә йөртергә техника бүләсе юк, эшчеләр өчен дә уңайлы. Коммуникацияләр янәшәдә генә булгач, бик күп чыгымнардан да котыла алганнар. Яңа җирдә утарлар да чиста, өстәмә тукландыру максатында мал азыгын да еракка ташыйсы юк. Беркадәр төзелеш эшләрен тәмамлагач, биредә хезмәт шартлары тагын да яхшыра төшәчәк, дип ышандырды урындагы белгечләр.
Семинар артабан Тозлыкуш авылы мәдәният йортында дәвам итте. Иң тәүдә "Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы рәисе Рушан Рифгать улы Гайсин хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды, бирелгән сорауларга җавап бирде. Артабан муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Венер улы Камалов терлекчелек тармагының җиде айлык эшчәнлеге йомгакларын җиткерде. Җентекле чыгышта уңай һәм тискәре яклар телгә алынды, ирешелгән уңышлар һәм эшләп җиткерелмәгән юнәлешләр санап үтелде.
1 августка мәгълүматлар буенча, районда 25420 баш сыер малы (шул исәптән савым сыерлары – 9363 баш), 1394 баш ат исәпләнелә. Былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, сыер маллары 189, савым сыерлары 206 башка арткан, ә менә атлар саны 206га кимегән. Сыер маллары кимү "Базы” (245 башка), "Бәхтизин” (157), "Сәвәде” (43), Ленин исемендәге (30), "Победа” (29) хуҗалыкларында күзәтелә. Шул ук вакытта "Октябрь”, "Алга” хуҗалыкларында (184әр башка), "Герой” (124), "Волга” (108), "Юлдаш” (47) һәм "Знамя” (48) хуҗалыкларында сыер малларын арттыра төшкәннәр. "Үзәк” машина-технология станциясе (+44), "Алга” (+13), "Победа” (+4) хуҗалыкларыннан тыш, калган бөтенесендә дә атлар саны кими төшкән. 
Узган җиде айда 24304 тонна сөт җитештерелгән (былтыргыдан 3199 тоннага яки 15 процентка арткан), сату күләме дә, 18 процентка үсеп, 25135 тонна тәшкил иткән. Сатылган сөтнең уртача майлылыгы 3,6 процент тәшкил итә һәм 99,6 проценты – беренче сортлы. Сөт җитештерү барлык хуҗалыкларда да арткан. Алмаз Венер улы шулай ук конкрет саннар белән дәлилләп тәүлеклек артым, үрчем алу, малларны ясалма орлыкландыру күрсәткечләре белән дә таныштырды, эшчәнлектә файда китерерлек юнәлешләрне анык билгеләде.
Район ветеринария станциясе начальнигы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова үз хезмәтләренең эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды. Йогышлы чирләргә юл куймау максатында терлекчелек объектларында дезинфекция үткәрү зарурлыгын, мал азыгын анализлау мөһимлеген дәлилләде.
Авыл хуҗалыгы бүлегенең хезмәтне саклау буенча төп белгече Рәсим Хаков үзе җитәкләгән хезмәтнең эшчәнлек йомгакларын бәян итте. Башка белгечләрнең чыгышлары да фәһемле булды. Агросәнәгать хезмәтчәннәре профсоюзларының район берләшмәсе рәисе дә буларак, Алмаз Камалов терлекчелек продукциясе җитештерү буенча агымдагы елның беренче яртысына йомгак ясады һәм җиңүчеләргә премияләр тапшырды.
Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев йомгаклау сүзе белән чыкты һәм җыелучыларга күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле нәтиҗәләр ясап, яңа хезмәт уңышларына ирешүләрен теләде.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов та катнашты һәм чыгыш ясады.
Фәнис Әмирханов. 





Просмотров: 654 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск