Воскресенье, 05.05.2024, 16:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 19 » Туры бәйләнеш
07:35
Туры бәйләнеш
Халык белән аралашты
15 декабрьдә Русия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинныңү ил халкы белән аралашуы соңгы вакытта илебез тормышында иң мөһим вакыйга булгандыр, мөгаен. Бу – Владимир Владимировның унынчы тапкыр "туры бәйләнеше” Аның чыгышы берничә федераль канал, радиостанция һәм Интернет аша тапшырылды.
Бу аралашуны мин дә кызыксынып карадым һәм тыңладым. 
Дүрт ярым сәгатьтән артык барган аралашу барышында барлыгы 1 миллион 700 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Владимир Путин тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылган сорауларга җавап бирде. Русиялеләрне эчке һәм һәм тышкы сәясәт, илнең киләчәк үсеш перспективалары, бүгенге икътисадый-социаль проблемалар, авыл хуҗалыгы, милләтара мөнәсәбәтләр, хезмәт хакы, юл төзелеше, эш белән тәэмин итү, бәяләрнең артуы, власть органнарының эшчәнлеге, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм башка бик күп мәсьәләләр кызыксындырды. Алар буенча тулы һәм  анык җавап бирелде. Башкортстаннан килгән сорауларга да җавап бирде Владимир Путин. Берсе – мөселман бәйрәмнәре, икенчесе – кышкы вакытка күчү, өченчесе олигархларның артык байлыгына салым билгеләү турында иде. Премьер-министр аларның һәркайсына конкрет җавап кайтарды.
Хөкүмәт башлыгы үткән сайлауларга кыгылышлы сорауларга җавап биреп үз фикерен әйтте. Алда торган Президент сайлауларында закон бозуларны булдырмау өчен илдә оештырылачак барлык  92 мең сайлау участогында да видеокүзәтү прибораларын урнаштырырга кирәк һәм шул рәвешле сайлау барышын бөтен ил  халкы турыдан-туры күзәтеп бару мөмкинлеге тудырылырга тиеш, диде.


Просмотров: 560 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск