Пятница, 03.05.2024, 06:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 16 » Тиргә батып иген иксәң, данланырсың җырларда
09:29
Тиргә батып иген иксәң, данланырсың җырларда
Хуҗалыкта иген уңышын арттыру өчен игътибарга лаек эшләр башкарыла, сортлар яхшыртуга әһәмият бирелә.
”Быел бодайның ”Омская-36”,  борчакның "Чишминская-295”, карабодайның " Инҗәр”, арпаның "Чиләбе-99” сортлысын  үстердек  Һәм хәзер ике ел "Михайловская” сортын сыныйбыз, аның бөртекләре дә эрерәк”, ­­–  ди баш агроном  Илдус Сәетов. Ул — районның тәҗрибәле белгечләренең берсе, үз җиренең лаеклы улы. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайтканнан соң бер ел звено җитәкчесе булып эшләү белән үзен танытып та өлгерә, аны баш белгеч итеп үрләтеп тә куялар, быел аның өчен 22нче урак икән. Ялан батырлары белән дә таныштырып йөрде ул. Бодай басуын  урып-сугуны төгәлләп киләләр иде. Тәүдә "Нива-Эффект»  комбайннарында  эшләүче аталы-уллы Анатолий һәм Роман Конаковлар янында тукталдык.  Эшләре бара: техникалары көйле, 11 августка 4700 центнердан артык ашлык суктырып алганнар. Павел Сәлимҗанов белән Флүр Миңдуллинның да кәефләре шәп күренә. "Үзәк "машина - технология станциясеннән килгән  ("Нью Холланд” комбайннарында) Александр Захаров  белән Владислав Филипповка да киң колач белән эшләргә мөмкинлек бар монда. Куәтле техникада тугызар мең центнер ашлык суктырырга өлгергәннәр инде.
Игене җыеп алынган басуларның саламы өелә бара. Тәлгать Ханов – уңганнарның уңганы. Былтыр да алдынгы булып,  бүләкләр алган иде.  Быел да барлык саламны эскертләп бара. Җәвит Галиев "МТЗ – 80” тракторын җитештерүчәнле файдалана, салам төргәкләре күбрәк җыелсын өчен ару-талусыз эшли.  Туңга сөрүнең дә агротехник срокларын үтәп калырга тырыша механизаторлар. Кыска гына вакыт эчендә Вил Нурисламов 680 гектарда эш башкарган. Фирдәвис Камалов, Илһам Мансуров, Фәнсаф Әхмәтханов  — шулай ук җирне эшкәртә, тәрбияли белә торган абруйлы кешеләр. Механизаторларның байтагы мал азыгы хәзерләүдә катнаша. Гомум эшчәнлек белән Ягъфәр Зыякаев җитәкчелек итә. Сенаж салу төгәлләнгән инде. Яшел масса чабуда Фидрат Йосыпов аеруча тырышлык салган. 
300 гектарны биләгән кукуруз басуы матур гына күренә, силос сала башла-ганнар. "КСК -100” агрегаты белән Фидрат Йосыпов күптәннән эшли, быел да җиңне алдан сызганып,  әзерлекле тотынган. Фидрат Хәмәтдинов массаны тыгызлап тора, азыкның сыйфатлы булуын тәэмин итә. Ташучылар ­– "МТЗ-80”  тракторында Радил Арсланов, авто-машиналарда Ирек Галиев белән Вәсил Бәдретдинов  вакыт белән исәпләшми эшли. Егетләр ашлык ташуда да катнашкан. 
–Мал азыгын җитәрлек әзерләячәкбез, ­–  ди механизаторлар. Хуҗалыкның үткән елгы силосы да бетмәгән әле. 
Менә шулай көне елны туйдырыр чакта һәркем күбрәк эшләп калырга омтыла. Эшләгән — тешли, дигәндәй, хезмәтенә күрә тиешлесен алалар да. Моны Түбән Каръяуды бригадасында ындыр табагы мөдире булып эшләүче Дамир Әхмәтов әйткәннәр белән дәлилләү урынлы булыр.
­­–Тырышсаң, авылда менә дигән итеп яшәп була. Эшләгәнне хуҗалык җитәкчесе дә күрә, тиешлесе бүленә. Үткән ел хатыным белән икебез эшләгәнгә  80 центнер ашлык алган идек. Йөзәр центнер алганнар да булды, премиягә үгез бозулар да бирелә, – диде ул. Бу аның җиденче урагы икән. Кул астында эшләүчеләр адресына да уңай сүзләр әйтеп үтте. Моторист Нәҗих Сөләйманов – алтын куллы кеше, барлык басудан кайткан ашлык үзвакытында чистартылып, келәткә урнаша барсын дип тырыша ул, агрегат-корылмаларны төзек тота. Гомерен тракторчы булып эшләп үткәргән, инде хаклы ялга чыгар вакыты җитеп килгән Әмин Хановны да мактамый мөмкин түгел. Алыштыргысыз тегермәнче дә әле үзе. Ә менә Рим Килдияров сирәк һөнәр иясе – бригада электригы.  Яңа Каръяуды бригадасының ындыр табагында да эшләр көйле баруын күрдек. Ындыр табагы мөдире Гадилә Садретдинова биредә 1980 елдан эшли, төрле елларны күргән. 
–Һәр уракның үзенчәлеге була. Барың бердәй тырышсаң, авырлыклар да җиңелә, эш тә ырамлы бара. Кайткан иген көшелдә ятмый, чистартып урнаштырып барабыз. Келәтләргә җитәрлек күләмдә чәчү орлыгы салына, – ди ул. Биредәге механизмнарны  Гадәви Йосыпов хезмәтләндерә. Аңа Венер Шакиров ярдәмләшә. Кышкы айларда алар машина-трактор мастерскоенда эшлиләр, тәҗрибәле слесарьлар.
Водитель Олег Хунафин –  автомашинасы белән чистартылган ашлыкны келәтләргә урнаштыра. Яшьләр — Айдар Сабитов белән Әнвәр Ханов төяп торалар. Айдар –Чишмә-Каран авылы егете, яңарак кына солдат хезмәтеннән кайткан. Басу эшчәннәренең көндәлек эшләре "Волга” дип исемләнгән стена гәзитендә чагыла бара. Яңарак чыккан саннарына күз салдык. "Ялан батырларына дан!” рубрикасы астын-дагы материалларда көн геройларына тиңләшергә чакырылган. Комбайнчы  Александр Захаров, басудан ындыр табагына ашлык ташучы Рәмзил Габдрахмановның хезмәте үрнәк итеп куелган. Ул 15 мең центнерга якын ашлык кайтарган. Вилүр Хәмәтдиновның да күрсәткечләре арта бара. 
Гомумән, һәркем урып-җыюны үз-вакытында, мөмкин кадәр югалтуларсыз тәмамлау өчен лаеклы өлешен кертә. 
Рәзифә Сәхапова.

      

Просмотров: 746 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 inhettemn  
0
вакансия паркетчик

Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск