Пятница, 19.04.2024, 22:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 9 » Сорго – маллар өчен дә, кошлар өчен дә бик яхшы азык
08:49
Сорго – маллар өчен дә, кошлар өчен дә бик яхшы азык
5 сентябрьдә "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында шикәр һәм бөртек соргосын игү һәм файдалану буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда унике районнан авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономнары һәм зоотехниклары, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре, галимнәр һәм белгечләр катнашты.
Семинарда катнашучылар тәүдә кооперативның сорго үләне үстерелгән басуында булдылар. Бу культура бик тә уңган, биеклеге өч метрга җитә, һәр гектардан уртача 1000 центнер яшел масса бирергә сәләтле. Кунаклар сорго культурасы уңышына сокланып карап йөрделәр.
Очрашу Юмаш авыл мәдәният йортында дәвам итте. Семинар-киңәшмәне Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының мал азыгы җитештерү бүлеге начальнигы Рафаэль Рәмүз улы Сафин ачты һәм алып барды.
Кунакларны муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев тәбрикләгәннән соң, Дондагы Ростов шәһәреннән  Бөтенрусия "Славянское поле” сорго һәм соя фәнни-тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Александр Захарович Большаков "Сорго бөртегеннән һәм яшел массасыннан азык: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән темага чыгыш ясады.
Хәзерге вакытта бу фәнни-тикшеренү институты тарафын-нан селекцияләнгән сорго культурасы мәйданнары Русия Федерациясе төбәкләре биләмәләрендә һәм шулай ук Украинада һәм Белоруссиядә кинәт артуын билгеләп, докладчы моның төп сәбәпләренә дә тукталды. Атап әйткәндә, соңгы елларда экстремаль көчле җәйге корылыклар нык артты. Һәр биш елның өчесе  корылыклы килә. Кукуруз  биологик үзенчәлкләре белән җәйге югары температура югары уңыш бирә алмый. Ә менә соргоның туган җире – Африка! Иң кызу көннәргә һәм корылыкка да бирешми торган культура. Һава температурасы 35 градус эсселектән югары булганда ул үзенең үсешен 45-55 көнгә туктата. Ә башка культуралар мондый шартларда "яналар”. Анабиоз (озак вакытка корылыкка түзү) бары тик сорго үләненә генә хас. Институтта соргоның бөртегеннән һәм яшел массасыннан мал азыгы хәзерләү технологиясе ныклап тикшерелә һәм яңаларын уйлап табалар. Бу юнәлештә башка фәнни учреждениеләр һәм уку йортлары белән тыгыз берлектә эш алып барыла. Галимнәр шулай ук Русиянең байтак төбәкләрендәге ху-җалыклар белән дә хезмәттәшлек итәләр.
Соргоның башка мал азыгы культураларыннан өстенлекле яклары күп. Аңарда крахмал бар һәм ул яхшы үзләштерелә. Кошлар өчен дә файдалы, аларның продуктлылыгын нык арттыра. Бөртек соргосы да, шикәр соргосы да, үләне дә яшел конвейерда, силос һәм сенаж салуда кулланыла, бөртеге коры килеш саклана һәм башкалар.
Башкортстан дәүләт аграр университетының агротехноло-гияләр һәм агробизнес деканы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Мөхәммәт Миңнегалим улы Хәйбуллин уку йорты басуларында барлык төрдәге соргоны тәҗрибә-сынау нәтиҗәләре турында сөйләде.
"Базы” кооперативының баш агрономы Борис Мефодьевич Данилов хуҗалык басуларында сорго культурасын игү хакында бәян итте. Краснокама районының җаваплылыгы чикләнгән "Башак” җәмгыяте директоры Илгиз Фәрвәҗетдин улы Сираев сорго үстерү тәҗрибәсе, шулай ук сыер маллары рационына сорго бөртеген һәм яшел массасын кертүнең нәтиҗәләре белән таныштырды.
Агроном-белгеч Сергей Васильевич Сорокун "НАГРО” биоорганик ашламасын  куллану үзенчәлекләренә тукталды, киңәшләр бирде.
Рәшит Вахитов. 
Просмотров: 887 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск