Агымдагы елның 23 августында Русия Пенсия фондының Чакмагыш районы буенча идарәлегенең клиентларны мобиль хезмәтләндерү төркеме урыннарга чыгып, гражданнарны 9дан 11 сәгатькә кадәр Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе бинасында, 11дән 13 сәгатькәчә Яңа Каръяудыдагы административ бинада кабул итәчәк. Сорау-үтенечләрегез булса, рәхим итегез! Ләйсән Мостафина, идарәлек начальнигы.
|