Понедельник, 29.04.2024, 11:05

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Февраль » 4 » ҮСЕШ ЮЛЫНДА
07:12
ҮСЕШ ЮЛЫНДА
 А Ч Ы К   Д  И  А  Л  О  Г  
Терлекчелек – авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакларының берсе. Эшчәнлек катлаулы һәм авыр, терлекчегә һәм шул өлкәдәге белгечләргә, хезмәт оештыручыларга ел әйләнәсенә эшләргә туры килә. Тармак эшчәнлегендә сөт терлекчелеге әйдәүче урынны тота. Район хуҗалыклары өчен сөт һәм ит җитештерү темпын тизләтүнең әһәмияте бәхәссез.
Район биләмәсендә 9 авыл хуҗалыгы кооперативы, җаваплылыгы чикләнгән өч җәмгыять һәм "Үзәк” машина-трактор станциясе терлекчелек тармагы эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 2014 елның 1 гыйнварына 33 сөтчелек һәм 13 товарлыклы атчылык фермасы исәпләнде. Аларда барлыгы 25439 баш сыер малы асрала. Хезмәтне максатлы оештыру, заман корылмаларына өстенлек бирү, ит-сөт җитештерүдә камилләшкән технологияләрне елдан-ел киңрәк кертү, ил күләмендәге алдынгы тәҗрибәләрне файдаланырга омтылу нәтиҗәлелекне арттыра. Мәсәлән, сыерлар үткән елгыдан 140 башка артты һәм 7712гә  җитте. Әлеге чорда саудыра торганнар 293 башка артты. Районда барлыгы 1286 баш ат бар.
Сөт җитештерүне 12 хуҗалыкта арттыруга ирештеләр. Район хуҗалыклары тарафыннан барлыгы 43167 тонна сөт җитештерелде. Бу узган елдагыга карата 107,4 процент тәшкил итә. Район буенча һәр сыердан уртача 5790 килограмм сөт савып алынды. Былтыргыдан 177 килограммга күбрәк булды. Зачет авырлыкта 42420 тоннасы (104,2%) сатылган. Иң югары савым "Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында, фидакарь хезмәтләре, бердәм тырышлык нәтиҗәсендә геройлылар, һәр сыердан 7678 килограмм сөт савып алып, республика күләмендә алдынгы урынга чыкты. "Заря” кооперативы терлекчеләренең уңышлары сокландыра. Биредә һәр сыердан  уртача 7504 килограмм сөт савылды.  "Базы”да  бу күрсәткеч 6356 килограмм тәшкил итте.
Әмма сөтне күп җитештерү генә аз, тәүге чиратта сыйфаты өчен хәстәрлек күрү кирәк – югары сыйфатлы про-дукция җитештерү керемне арттыруга киң юк ача. Шуңа да сөтне суытып озату мөһим таләп итеп куела. Соңгы чорда җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” җәмгыятенең җәйге лагерена ябык типтагы сөтсуыткычлар кайтарып корылды. "Волга” кооперативының өченче санлы сөтчелек фермасында сөтүткәргечләр яңартылды.
Хезмәт шартларын яхшырту белән беррәттән, һөнәри камиллекләрен арттыру шулай ук уңышлар яулауга булышлык тудыра. Районда машина белән сыер саву операторларының конкурслары даими үтә, җиңүчеләр республика буенча үткәргәндә катнаша. Быел мондый бәхеткә "Победа” кооперативыннан  Мәликә Муллаәхмәт кызы Фәхретдинова ия булды, 21 июньдә Туймазы районының "Өсән” кооперативында үткәрелгән машина белән сыер саву операторларының 38нче республика конкурсында икенче урынны яулады.
2014 елның 1 гыйнварына район хуҗалыклары тарафыннан тереләй авырлыкта 3868 тонна ит җитештерелде, үткән елга карата 91,6 процент тәшкил итә. Үстерү төркемендәге терлекләрдән тәүлегенә 637 грамм артым алынды. Иң югары артым 768 грамм "Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында. "Победа” (765 грамм), "Заря” (747) кооперативларында һәм җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә (823 грамм) бу юнәлештә үрнәкле эшлиләр.
"Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасында 613 тонна (районның гомум күләменең 15,8 проценты) ит һәм 5728 мең данә йомырка җитештерелде.
Сөт һәм ит җитештерүне арттыру юллары бар. Иң беренче чиратта тана бозауларны үстерүне дөрес оештыру таләп ителә. 2013 елда тана бозаулардан район буенча тәүлегенә 625 грамм артым алынды.
2014 елның 1 гыйнварына һәр 100 сыердан – 97, барлыгы 9189 баш бозау алынды. Төп көтүләргә 1863 баш (25 процент) тана кертелде. Районда барлык сыер һәм таналар (100 процент) ясалма орлыкландырыла. Ясалма орлыкландыру операторларының белемен-осталыгын арттыру һәрвакыт игътибар үзәгендә, район конкурсларын белгечләр җитди әзерлек белән көтеп ала. 2013 елның 5 июлендә үткәрелгән район бәйгесендә "Алга” кооперативыннан Вазих Вәгыйзь улы Фәтыйхов чемпион булды һәм Яңавыл районы җаваплылыгы чикләнгән "Урада” агрофирмасында оештырылган конкурста катнашты.
Район хуҗалыклары зооветеринария белгечләре, савучылар һәм терлекчеләр белән комплектланган, тиешле инвентарь белән тулысынча тәэмин ителгән.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы тәүгеләрдән булып "500 ферма” республика программасын тормышка ашыруга алынды. "Базы”, "Волга”, "Герой” кооперативлары һәм җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” җәмгыяте  "500 ферма” программасына  кушылырга әзер.

Алмаз Камалов, 
авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы.

Просмотров: 653 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск