Пятница, 03.05.2024, 01:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 30 » Сәламәт һәм көчле буын үстерергә
07:31
Сәламәт һәм көчле буын үстерергә
Һәр җәмгыятьнең үз киләчәгенең сәламәт буында дәвам итәсен күрергә теләве табигый хәл. Көчле рухлы, чәмле, булдыклы кешеләрдән торган дәүләт бар яклап та алдынгы булуын тарих күп мәртәбәләр исбатлады инде. Шуңа да бу юнәлештәге эшчәнлек илебез, республика җитәкчелеге игътибарыннан бервакытта да алынмый. Безнең районда да киләчәк буыныбызның иминлеген хәстәрләү җәһәтендә зур тырышлык салына.
Район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе авыллардагы филиаллары белән бергә һәр үсмерне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итеп кенә калмый, аларга үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга, җиңүләр яуларга мөмкинлек тудыра. Алай гына да түгел, төрле разрядлы спортчылар, спорт мастерлыгына кандидатлар һәм спорт мастерлары да тәрбияли. Соңгы ике ел эчендә генә дә биредә уналты спорт мастерлыгына кандидат, ике Русия чемпионы үсеп чыкты. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика, илебез, хәтта дөнья күләмендәге ярышларда да уңышлы чыгыш ясый, күпләре республика җыелма командасы әгъзалары да булып тора. 
Балалар һәм үсмерләр спорты һәрвакыт муниципаль район хакимиятенең җентекле игътибары һәм хәстәрлеге астында. Ел саен яңа спорт инвентаре алуга зур чыгымнар бүленә, "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексының, 85 санлы һөнәрчелек лицееның спорт заллары, гимназия һәм беренче урта мәктәпнең хоккей уены тартмалары яшь спортчыларга рәхәтләнеп шөгыльләнү өчен бушлай тапшырылган. Ленин урамының 70 санлы йортында урнашкан балалар-яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе бинасы да заманча ремонтланылды, биредә кием алмаштыру урыны һәм тренажерлары белән велоспорт базасы, хоккейчылар өчен кием алмаштыру бүлмәләре дә бар. Мәктәптә укучылар волейбол, велосипед спорты, җиңел атлетика, шайбалы хоккей, футбол, мини-футбол, бокс, милли көрәш, өстәл теннисы, шахмат, шашка һәм башка түгәрәкләрдә югары квалификацияле тренерлар кул астында шөгыльләнеп, мәртәбәле уңышлар яулый. Иң мөһиме – чәмле күнекмәләр белән үзләрендә көч утырта, бердәмлеккә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнә. Спорт белән шөгыльләнгән үсмерләрнең җәмгыять өчен тискәре күренеш булган спиртлы эчемлекләр, наркотиклы матдәләр куллану, тәмәке тарту, шикле компанияләргә ияреп, җинаятьчел юлга басу өчен вакыты калмый. Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән үсмерләр андыйны уена да кертеп карамый.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе ишекләре теләгән һәр үсмер өчен ачык. 7дән 15 яшькәчә райондашларыбызның һәммәсенең дә көчен һәм сәләтен сынап карарга теләген канәгатьләндерергә әзербез. Белешмәләр өчен телефон: 3-13-92.
Радик Шәймөхәммәтов,
 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры.


Просмотров: 614 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск