Пятница, 03.05.2024, 04:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 14 » Үрнәк ягында бар да үрнәкле булсын өчен
07:50
Үрнәк ягында бар да үрнәкле булсын өчен
Узган җомгада җиде авылны үз эченә алган Үрнәк авыл Советында авылларны төзекләндерүгә багышланган семинарда авыл биләмәләре башлыклары, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең бүлек начальниклары, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Биләмә башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева һәр авыл проблемаларын энәсеннән җебенәчә диярлек белә һәм мөмкин кадәр аларны хәл итәр өчен көч сала. Биләмә белән танышуны Үрнәк авылының подстанция янындагы чүп түгү полигонын караудан башладылар. Ул тимер челтәр койма белән әйләндереп   алынган, чүп түгү урынына юл бар, вакыт-вакыт бульдозер белән эттереп тыгызлап, өстен яба торалар. Җил очырган кәгазь һәм полиэтилен капларны да җыя баралар, кайсыбер җавапсызрак кешеләрнең полигон читендә ташлап калдырып киткән чүп өемнәрен дә эчкә кертергә туры килгәли икән. Полигонга кадәр килеп җиткәч, эчкә кертеп бушатырга да бит, ләкин һәр кеше дә башкалар хезмәтенә ихтирам белән карап бетми шул әле.
Үрнәк авылында соңгы чорда юл ремонтлау, ихата-куралар төзекләндерү, чүп үләннәрен юк итү һәм башка юнәлешләрдә шактый эшләр башкарылганы күзгә ташланып тора. Зиратлар яхшылап киртәләп буялган, ритуал хезмәтләр кирәк-яраклары саклау өчен махсус будкалар да эшләнелгән яки ремонтланылган.
Үрнәктән чыгып, Нур һәм Киндеркүл авыллары юнәлешендә юлга чыктык. Биредәге ком-таш юлны быел яздан ук юл ремонт-төзелеш оешмасы һәм урындагы хуҗалыклар җитәкчелеге ярдәме белән әйбәтләп карап чыкканнар, өслеге тигез, чокыр-чакырлар күренми. Яңгыр яуган очракта да артык изаланмый гына йөреп була. 
Нур авылында бүген 31 йортта 74 кеше яши икән, бер Бөек Ватан сугышы, 13 хезмәт ветераны гомер кичерә. Ферма янәшәсендәге башня 7 колонканы җитәрлек күләмдә эчәр су белән тәэмин итә, фельдшер-акушерлык пункты, шәхси магазин бар. "Сәвәде” җәмгыяте җитәкчесе Рәфис Нурисламов ярдәме белән зиратны яхшылап тазартканнар, коймаларын буяганнар, ритуал кирәк-яраклар саклар өчен кечкенә өй эшләп куйганнар. Урамда тәртип, тегендә-монда аунап яткан төзелеш материаллары да, берәдәк мал-туар да күренми.
Киндеркүл авылының да йөзе күзгә күренеп үзгәргән. Былтыр 1,5 километр озынлыктагы Буденный урамында ком-таш юл салынган, аны Раил Мохтаруллин җитәкләгән су белән тәэмин  итү оешмасы эшләп биргән. Бер кыек астына мәдәният йортын, башлангыч мәктәп һәм фельдшер-акушерлык пунктын да туплау социаль өлкәдә чыгымнарны оптимальләштерүгә ярдәм итә. Почта һәм кулланучылар җәмгыяте магазиннары да биредә уртак кыек астында, янәшәдәге мәһабәт мәчет бинасы да авылга ямь биреп утыра. Урамнарда тәртип, электр уты, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк.
Аблай авылында әле зур төзелешләр бара. Югарыда телгә алынган су белән тәэмин итү предприятиесе биредә яңа суүткәргеч линиясе салу эшен төгәлләп килә. Урамнарда колонкалардан су көчле басым астында килә, өстәвенә юлларны да төзекләндереп баралар. 
Авыл халкының мул-җитеш яшәве күзгә ташлана – һәр ихата-кура каралган, күпчелектә профтүшәмә белән ябылган һәм тышланган йортлар, шундый ук коймалар урамнарга ямь бирә. Әйткәндәй, йорт-җирне урындагы яшьләр күбрәк төзекләндерә – димәк, авылларның киләчәге бар.  Алда әйтеп үтелгәнчә, тереләр генә түгел, үлгәннәр турында да кадер-хөрмәт бар биредәге һәр авылда. Аблайдагы бар зиратлар да яхшылап ныклы тимер койма белән әйләндереп алынган, йорт-будкалар эшләп куелган, зиратлар эче даими рәвештә күмәк өмәләр белән тәртиптә тотыла.
Бәрдәсле авылында да күркәм үзгәрешләр күп. Биредән 8 бала автобуста Аблайга йөреп укый, бер кыек астына кечкенә клуб белән фельдшер-акушерлык пункты төзеп бетереп киләләр, тиздән ул ачылачак икән. Бу эштә "Базы” хуҗалыгы идарәсе рәисе, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәме зур булган. Әйткәндәй, Вадим Васильевич бу биләмәдә иң зур иганәчеләрдән – кооперативта хезмәт салучылар һәм хак-лы ялдагылар, шулай ук бу якларның киләчәге турындагы хәстәрлекне дә намус эше итеп карарга күнеккән. 
Аблайдагы мәдәният йортын гына алыйк. Биредә хуҗалык ярдәме белән заманча ремонт үткәрелгән, соңгы берничә айда гына шактый зур суммага сәхнә кирәк-яраклары, өр-яңа мебель, компьютерлар һәм башкалар алынган. Өстәвенә, Интернет челтәренә дә тоташканнар әле. Мәдәният йорты директоры Альмира Вәлиева боларны зур канәгатьлек хисе белән сөйләде, юмарт ярдәме өчен Вадим Васильевич Соколовка һәм муниципаль район хакимияте җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде.
Биредәге мәктәп бинасына да капиталь ремонт үткәрелеп ята. Милионнарча сумга зур реконструкция эшләрен уку елы башына тәмамлар өчен җиң сызганганнар объектны тиешле вакытында сафка тапшырып өлгертергә тырыша. Урамнарда якты, ел әйләнәсе юллар караулы тотыла, яңа суүткәргеч линиясендә янгын сүндерү җайланмаларын тоташтыру өчен гидрантлар монтажланыла, башка эшләр дә тиешенчә башкарыла. Гомумән, биредәге халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен барысын да эшләргә омтылулары чагылып ята. 
Яшь Көч авылында 14 йортта яшәүче 20 кеше турында да хәстәрлек тоелып тора. Күптән түгел авыл очында су белән тәэмин итү предпрятиесе ярдәме белән кое казып, тимер-бетон кулчалар батырып, киртәләп, кыеклап ябып куйганнар. Суы күп, эчәргә ярак-лы һәм тәмле дә үзе. Урамда төнлә яктылык бар, йортларга газ һәм электр үткән, юл даими каралып тора.
Көсәкәй авылында да эшләр сүз тидерерлек түгел. «Юлдаш» җәмгыяте рәисе Ранис Хәмәтдинов һәр эштә ярдәм кулы сузарга әзер тора икән.
Биләмәне әйләнеп чыгып, яңадан Үрнәккә кайткач, биредәге мәдәният йортын, яңа җиһазлар куелган газ казанлыгын карадылар. Артабан балалар бакчасы һәм интернат бинасын, мәктәп бинасында музей, соңгы елларда яңабаштан төзелгән яу кырында баш салган якташлары истәлегенә обелискны караганнан соң, йомгаклау өчен сыйныф бүлмәсенә җыелдылар. Биләмә башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева сорауларга җавап бирде. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары Геннадий Фотеевич Крюков һәм Реканс Фәнил улы Ямалиев тәэссоратларын уртаклашты, семинарга йомгак ясады.
Фәнис Әмирханов. 


Просмотров: 651 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск