Понедельник, 29.04.2024, 18:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Февраль » 17 » Районым – алтын бишек, якты йөз, ачык ишек...
08:52
Районым – алтын бишек, якты йөз, ачык ишек...
Бүгенге көндә  районыбыздан  800гә якын студент республика һәм илнең башка төбәкләренең  төрле белем бирү учреждениеләрендә укып йөри. 8 февральдә район мәдәният йортында алар белән ел саен үткәрелә торган  очрашу үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары – сәүдә һәм икътисад бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев, муниципаль район Советы рәисе Илгиз Фаил улы Ихсанов, муниципаль район Советы рәисе, район үзәк дәваханәсе баш табибы Салават Зәки улы Гыйззәтуллин катнашты. 
Яшьләр советы рәисе Раушан Зин-нәтуллин, Башкорт дәүләт аграр университеты талибәсе Элина Кәшфетдинова, Башкорт дәүләт медицина университеты талибәсе Светлана Солодовникова, Башкорт дәүләт нефть-техник университеты талибы Радик Байбиков очрашуны "түгәрәк өстәл” артында җанлы алып барды. Тәүдә алар 7 февральдә башланып киткән "Сочи –2014” Олимпия уеннары хакында сүз башлады. Безнең республикадан  бирегә 12 кеше юлланган. Алып баручылар аларның исемнәрен дә әйтеп үтте. Дмитрий Васильев, Илмир Хаҗетдинов, Эрнест Яхин, Илвир Хуҗин, Семен Елистратов, Руслан Захаров, Ангелина Гончаренко, Инна Дюбанок, Алена Хомич, Анна Шибанова, Елена Дергачева, Екатерина Пашкевич олимпия уеннарында республика һәм Русия данын яклаячак. Без шулай ук  биатлончы, Башкортстанның Межгорье шәһәрендә туып үскән, Новосибирск өлкәсе өчен көч сынашкан Ольга Вилухина катнашкан ярышларны да зур кызыксыну белән күзәттек.  Радик Байбиков Олимпия уты эстафетасы хакында да берничә сүз әйтеп китте. Олимпия уты Русиянең барлык төбәкләрен  урап, 60 мең километр юл үткән. Уфа шәһәре аша  барган  маршрут  86 км тәшкил итеп, озынлыгы буенча  икенче урынны алган. Бу искиткеч тамашада 400гә якын кеше катнашкан. Анда булу бәхете муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты рәисе Илшат Рәфил улы Әрдәшировка да елмайган – ул Олимпия утын саклаган. Эстафетада студентлар арасында да катнашучылар булган. Башкорт дәүләт университеты (хокук институты) талибәсе Оксана Крюкова бу онытылмаслык күренештән алынган тәэссоратлары белән уртаклашты.  " Мин бу эстафетадан күңелемдә  якты хатирә булып сакланып калган онытылмаслык тәэссоратлар алдым. Анда катнашу минем өчен – зур горурлык, киләчәктә балаларга сөйләрлек хатирәләр булыр  дип уйлыйм”, – диде.  Ә инде Светлана Солодовникова: "Олимпия утын безнең Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры да алып барды. Мин моның белән чиксез горурланам”, – диде. 
Артабан түгәрәк өстәл артына муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла Йосыпов чакырылды. Ул район тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.
  "Мин сезнең белән очрашуыма бик шатмын. Безнең район республикада ныклы үсеш алган, алдынгыларның берсе булып санала. Бүгенге көндә кирпеч заводы, "Гидравлика”,  юл ремонт-төзекләндерү  һәм башка предприятиеләр уңышлы гына эшләп килә. Райондагы  сөт заводында җитештерелгән "Курай төбәге” продукциясе республикадан  читтә дә киң танылу алды.  Күптән түгел районыбызда 110 балага тәгаенләнгән, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән балалар бакчасы ачылды. "Чакмагыш-Языково” юлын төзекләндерү эшләре дә уңышлы бара. Фидрат Авзал улы Гыймаев тырышлыгы белән районыбызда хоккей спорты үсеш алды.  Бу спорт төрен тагын да үстерү, яшьләрне спортка, сәламәт тормыш алып баруга җәлеп итү максатында ябулы каток төзелә башлады. Яшьләр өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар, биредә сезне эшкә түземсезлек белән көтеп калабыз”, – диде ул һәм уку алдынгыларына Мактау грамоталары белән 5 мең сум күләмендә стипендия тапшырды. 
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов стипендиясенә Башкорт дәүләт университетының Бөре шәһәре филиалы физик культура факультетының 5 курс студенты Айнур Марат улы Газизов, Башкорт дәүләт университетының  биология  факультетының 4 курс талибәсе Айгөл Рабис кызы Еникеева, Санкт-Петербург дәүләт икътисад университетының  икътисад  факультеты 3 курс талибәсе Диана Дамир кызы Мөстәкыймова, Башкорт дәүләт аграр университетының  икътисад  факультеты 3 курс талибы Илмир Илдар улы Саматов, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының мәгълүмат системалары һәм технологияләре  факультетының 4 курсында укыган студент Айрат Сәлих улы Халиков лаек булды. 
"Яшь талантларга ярдәм итү” фонды президенты, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдинов исеменнән студентларны аның ярдәмчесе Фаил Заһит улы Хәмидуллин котлады. Әлеге стипендия  Уфа дәүләт нефть-техник университетының  менеджмент  факультеты 4 курс талибәсе Ирина Ришат кызы Байбаковага, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының  химия факультетының 4 курс талибәсе Алсу Ваид кызы Байбуртлига, Урал дәүләт юридик акамедиясенең  юриспруденция  факультетының 5 курс талибы Булат Фәнил улы Газизовка , Башкорт дәүләт медицина университетының  дәвалау эше  белгечлеге буенча белем алган 5 курс талибәсе Лилия Фәннур кызы Тимашевага, Башкорт дәүләт аграр университетының  финанслар һәм кредит  факультетының 4 курс талибәсе Чулпан Ирек кызы Хәсәновага тапшырылды. 
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе  Вадим Васильевич Соколов стипендиясен аның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина тапшырды.  Бу  бүләккә  Башкорт дәүләт университетының  җир шары физикасы факультетының 5 курс талибы Булат Рамил улы Бүләков, Башкорт  дәүләт аграр университетының  гомум туклануны оештыру һәм продукция технологиясе  факультетының 3 курс талибәсе Регина Рамил кызы Вәлиәхмәтова, Башкорт дәүләт аграр университетының  агрономия  факультетының 4 курс талибы Радим Рәфит улы Галишин, Уфа дәүләт авиация-техник  университетының  тирә-як мохитне саклау  факультетының  4 курс талибәсе Лилия Габделбарый кызы Кәбирова, Башкорт дәүләт аграр университетының  агрономия  факультетының 4 курс талибы Ранис Ришат улы Миңнеханов лаек дип табылды.
Тәбрикләү тантанасыннан соң  "түгәрәк өстәл” артына муниципаль район хакимиятенең сәүдә һәм икътисад бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев чакырылды.  Киләчәктә эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләүчеләр аңа   сораулар бирде. Реканс Фәнил улы тәүдә үзенең студент еллары турында берничә сүз әйтте. Мәктәпне тәмамлагач, ул иң тәүдә белемне  районның кооператив техникумында алган икән. Аннары башкаланың сәүдә-кооператив техникумында  укыган. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Мәскәү кооператив институтында белем үзләштергән. Аны уңышлы тәмамлагач, өстәмә рәвештә юрист һөнәренә дә ия булган. "Югары уку йортына керер алдыннан гади техникум тәмамлау  студентның  хәлен күпкә җиңеләйтә”, – диде ул. Сәүдә һәм икътисад бүлеге начальнигы шулай ук районда кече эшкуарлык субъектларына бүленә торган субсидияләр, матди ярдәм күрсәтү хакында җентекле сөйләде. Кызыксынучылар боларның барысы белән дә махсус сайтта таныша ала. 
"Түгәрәк өстәл” артына чакырылган муниципаль район Советы рәисе Илгиз Фаил улы Ихсановны да студентлар сораулар белән күмде. Ул Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, "Галим – агроном” белгечлегенә ия булган. Еллар дәвамында төрле вазыйфаларда намуслы хезмәт салып, район Советы рәисе вазифасына  үрләтелгән. Ул студентларга чын күңелдән сәламәтлек, укуда  уңышлар теләде. 
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Салават Зәки улы Гыйззәтуллин заманында Башкорт дәүләт медицина университетының  дәвалау эше  факультетын тәмамлаган. Вазифасы буенча – табиб-невролог. Ул үзенең студент елларыннан истә калган кызыклы хәл-вакыйгалар  белән бүлеште. Үткән елда  районга барлыгы 10 яшь белгеч кайткан. "Авылда эшләү яшьләргә практик тәҗрибә тупларга ярдәм итә, шәһәр дәваханәләрендә яшьләргә мондый мөмкинчелек тиз генә бирелми. Бүгенге көндә безнең дәваханәдә педиатр, кардиолог, эндокринолог   кебек белгеч-табиблар  җитешми. Сыйфатлы белем үзләштереп, районга эшкә кайтыгыз, биредә сезне көтеп калабыз” ,– диде ул. Шунысы кызыклы булды – алып баручылар муниципаль район хакимияте вәкилләренә студент елларында төшкән фотоларын күрсәтеп, аларга аңлатма бирүләрен сорады.
Ахырда Башкорт дәүләт аграр университеты студенты Марсель Әбдиев белән  Ульяновск  шәһәренең Югары авиация институты талибы Булат Әбдиев  якташларга музыкаль күчтәнәч бүләк итте. Аннан соң студентлар мәдәният йортының өченче катына юл тотты. Биредә район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре кунакларга тәм-томнардан сыгылып торган табын әзерләгән иде. 
Гимназиянең шаяннар һәм тапкырлар командасы  сәхнәләштергән  "Эколог табибта”, "Юлда булган хәл”, "Кытай кызы Олимпия уеннарына ашыга”, "Шахмат турнирында булган хәл”, "Юл-патруль хезмәткәре – хатын-кыз” күренешләре дә студентлар күңеленә хуш килде.
 P.S. Киләсе елда студентлар белән  очрашу башкаланың яшьләр сараенда үткәреләчәк. Аны югары дәрәҗәдә үткәрү максатында һәр югары уку йортыннан бер кеше теркәлеп, оештыру комитеты булдырылачак.      
                     Лиана Ханмурзина. 
Гөлнур Хәлиуллина фотосы. 

Просмотров: 755 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск