Четверг, 02.05.2024, 02:23

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 21 » Район яңалыклары
07:25
Район яңалыклары
Ел саен май аенда районда булган янгын сүндерү техникасының техник торышына смотр үткәрелә, янгын командаларының әзерлеге тикшерелә. Быелгысы 18 майда Чакмагышның көньяк зираты янындагы чирәмлектә үткәрелде. Комиссия смотрга китерелгән 21 берәмлек махсус билгеләнештәге техниканың  әзерлеген карап-тикшереп чыкканнан соң, башкарылганнарга бәһа бирде, иң яхшы әзерлектә булганнарны билгеләде.
*      *    * 
Чакмагыш беренче урта мәктәбенең Алия Мидхәт кызы Галиева җитәкчелегендәге 1а сыйныфның 14 укучысы Ижевск шәһәренең "Другая школа” регионара иҗтимагый оешмасы үткәргән кышкы интеллектуаль уеннарда катнашкан иде. Төрле башваткычлар, ребуслар, анаграммалар чишү һәм логик биремнәрне үтәүгә нигезләнгән бу интеллектуаль бәйгегә Русия мәктәпләреннән барлыгы 12913, ә Башкортстаннан 878 укучы үз эшләрен җибәргән.  Шушы көннәрдә бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. 1а сыйныфы укучылары Тимур Кадыйров (республика буенча – 96 урын), Альберт Галләмов (108), Айнур Сафин (147) югары балларны җыйды. Беренче урынны алган Тимур Диплом һәм сертификат, ә башка конкурсантлар катнашучы сертификатына лаек булды. Бу бүләкләр Чакмагыш беренче урта мәктәбенең район мәдәният йортында үткән отчет җыелышында тапшырылды. 
*    *    *
22 майда 18 сәгатьтә район мәдәният йорты сәхнәсендә Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучыларның отчет концерты була. Инструменталь музыка, хисләндергеч җырлар һәм дәртле биюләрдән төзелгән бай эчтәлекле программа дәвамында яшь талантлар тамашачыларны чын сәнгать үрнәкләре белән таныштырып, мәдәниятле ял сәгатьләре һәм күтәренке кәеф бүләк итәчәк. Шулай ук бу көнне фойеда художество бүлегендә шөгыльләнүче яшь рәссамнар иҗат иткән картиналар күргәзмәсе дә оештырыла.
*    *    *
Агымдагы елның 10 маеннан 20 маена кадәр икенче яртыеллыкка кайбер гәзит-журналларга вакытыннан алда язылу үткәрелүе турында хәбәр иткән идек инде. Байтак кеше киләсе яртыеллыкка вакытлы матбугатка язылды. Әле дә соң түгел, ике көн эчендә очсызрак бәяләргә яраткан басмаларыгызга языла аласыз. Моны Чакмагыш почтамтында һәм аның бүлекчәләрендә рәсмиләштерергә мөмкин.

Просмотров: 545 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск