Четверг, 02.05.2024, 17:49

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Август » 25 » Район яңалыклары
13:36
Район яңалыклары
1922 елның 25 декабрендә ишекләрен ачкан Чакмагыш беренче урта мәктәбе – районыбыздагы иң зур, бай тарихлы һәм традицияле мәгариф учреждениеләренең берсе. 600дән артык балага биредә 80 укытучы белем-тәрбия бирә. Аларның күбесе үзләре дә әлеге белем йортын тәмамлаган. Мәктәп коллективы киләсе елда учреждениенең 90 еллык юбилеен билгеләргә әзерләнә.
* * *
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2009 елда районда 391 бала туган булган. Былтыр алар 9га арткан. Бүгенге көнгә ел башыннан 240 сабый дөньяга килгән.
* * *
Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Чакмагыштагы бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, быел җиде айда тереләй авырлыктагы эре мал һәм кош ите район буенча тулаем 27375 центнер сатылган. Үткән елда бу сан 29970 булган. Ә менә сатылган сөт продуктларының тулаем авырлыгы 3274 центнерга арткан.
* * *
Күчемсез милекне теркәү буенча Федераль дәүләт хезмәтенең Башкортстандагы идарәлегенә караган Чакмагыш бүлегендә ел башыннан күчемсез милек белән эш итүгә хокук бирү турында 3604 таныклык тапшырылган, 2800енә физик шәхесләр, калганнарына юридик берәмлекләр ия булган. Һәр эш көнендә бу учреждениедә теркәү өчен документлар тапшырырга килгән. 20-25ләп кеше кабул ителә.

Просмотров: 630 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск