Четверг, 02.05.2024, 23:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 7 » Һәр фермага – азык муллыгы!
08:19
Һәр фермага – азык муллыгы!
Игеннәрне урып-җыю белән беррәттән, районыбыз хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләүгә дә игътибар кимеми. Быел алты хуҗалыкта мең гектарга якын мал азыгына  тары  үстерелде. "Алга” кооператив-колхозында бу культура 144 гектарда игелде. Һәм, әйтергә кирәк, корылыклы елда да әйбәт уңыш алына. Әлеге вакытта тарыны, туралганнан соң салам белән кушып, силос итеп базлыйлар.  "КамАЗ” автомашиналары китереп аударган яшел масса һәм салам "Т-150” тракторы белән яхшылап таптатыла һәм тыгызлана.  "Кышкылыкка маллар өчен менә дигән азык булачак!”, — диләр анда эшләүчеләр. 
Бүгенге көнгә алгалылар һәр шартлы малга исәпләгәндә 20,7 центнер азык берәмлеге хәзерләделәр. Кышкы чорга мал азыгы запасы туплау дәвам итә.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 453 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск