Юлламада авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтәргә кирәк. Бу тармакта проблемалар күп җыелды. Техника паркын яңартуны тагын да тизләтү беренче чираттагы бурыч итеп куела. Дөрес, соңгы елларда дәүләтнең авыл хуҗалыгына бу өлкәдәге ярдәме сизелерлек булды. Быел 9 айда, мәсәлән, район хуҗалыкларына бюджеттан барлыгы 151 миллион сумнан артык акча бүленде, шуның 10,2 млн сумы авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын сатып алуга юнәлтелде. Барлыгы 137 млн сумлык хәзерге заман техникасы сатып алынды. Дәүләт тарафыннан мондый ярдәм киләчәктә дә дәвам ителәчәгенә ышанабыз.
Терлекчелек тармагын үстерүгә дә дәүләтнең ярдәме зур гына. Бу өлкәдә дә зур бурычлар куела.
– Киләсе елдан республикада терлекчелек комплексын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла башлаячак. Биш, күп дигәндә җиде елда 500 сөтчелек фермасын тергезергә һәм сафка кертергә тиешбез. Алар, кимендә, 400-500 башка исәпләнгән югары технологияле заманча эре предприятиеләр булачак. Программа яшь белгечләр өчен торак төзүне дә күз уңында тота, һәр ферма каршында барлык уңайлыклары булган кимендә ике йорт төзеләчәк, – диде Рөстәм Хәмитов бу юнәлештәге проектларның берсе белән таныштырып.
Безнең районда да терлекчелек тармагын үстерүгә юнәлтелгән җитди чаралар күрелә. "Базы” кооперативында, мәсәлән, соңгы берничә елда заманча сөтчелек фермалары төзелде. Башка хуҗалыкларда да фермаларны яңарту уе белән яшиләр. Юлламада куелган зур бурычларны үтәү өчен барыбызга да нык тырышырга, активлык күрсәтергә кирәк.
Алмаз Камалов,
авыл хуҗалыгы идарәлеге
начальнигы урынбасары.