Воскресенье, 05.05.2024, 17:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 6 » Президент юлламасын – тормышка!
07:37
Президент юлламасын – тормышка!
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайга инде традициягә әверелгән еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. "Халык өчен эшләргә” дип аталган аның бу чыгышында соңгы сигез айда республикада башкарылган эшләр барлана, алда торган бурычлар билгеләнә. Исеменнән үк күренеп торуынча, безнең республика өчен аеруча мөһим, актуаль һәм стратегик әһәмияткә ия булган әлеге документта Рөстәм Зәки улының Президент вазифасын үти башлаганнан алып ясалган барлык чыгышларында әйтелгән уйфикерләре чагылыш тапкан.
– Әлеге шартларда, – диде Президент, – төп бурыч булып икътисади яктан иң көчлеләрдән саналучы Башкорстанда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен, көнкүрешен яхшырту то-
ра. Бүгенге көндә халык мул һәм бөтен тормышта яши дип әйтә алмыйбыз.
Бу хәлдән чыгу юллары Юлламада ачыктан-ачык күрсәтелә. Төп игътибар икътисадны үстерүгә, ин-вестицияләр җәлеп итүгә юнәлтелә. Моңа ирешүнең анык планнары бар. Шушы план кысаларында Башкортстан икътисадында дистәләрчә миллиард сум инвестиция җәлеп ителде һәм ителәчәк, нәтиҗәдә тагын меңләгән эш урыны барлыкка киләчәк.
Икътисади үсешне тәэмин итүгә булышлык итүче юнәлешләрнең берсе – кече эшкуарлыкны үстерү. Һәр кешегә үзе теләгән өлкәдә эш ачу өчен каршылыклар бетерелергә тиеш. Бу юнәлештә республикада җитди чаралар күрелә башлады һәм алар киләчәктә дә актив рәвештә алып барылачак. Тагын бер проблемалы тармак – авыл хуҗалыгы. Биредә хәл ителәселәр күп, Президент алар буенча да уй-фикерләре белән уртаклаша. Шулай ук медицина, эшсезлеккә каршы көрәш, гаиләләрне торак, балалар бакчалары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча да тәкъдимнәр әйтте. Дәүләт Җыелышы депутатларыннан өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертүен сорады.
– Эшләүче кешеләрнең ярлы булырга хокукы юк, аларның ярлы булырга тиеш түгеллегенә ышанам, – диде Рөстәм Зәки улы халыкның катламнарга бүленүе турында сөйләгәндә. Дөрес, узган елга кадәр республиканың иң бай һәм иң ярлы кешеләренең керем аермасы арта барса да, хәзер ул азрак булса да кими бара. Яшәү минимумыннан азрак хезмәт хакы алучы халык саны да азая башлаган.
– Кешеләр гайре табигый нәрсә теләп итми. Иң мөһиме – без кеше-ләргә намуслы хезмәт белән акча табу мөмкинлеге бирергә тиешбез. Эш урыннары булдырырга, заманча производство ачарга кирәк. Һәркайда – авылда, шәһәрдә, Уфада, Урал аръягында. Бу – һичшиксез, сезнең белән безнең эшнең өстенлеге дип, Президент әлеге Юлламада халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча дәүләт власте органнары һәм җитәкчеләр алдына конкрет бурычлар куйды һәм аларны үтәүнең конкрет  юлларын күрсәтте.

Просмотров: 737 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск