Пятница, 03.05.2024, 04:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 2 » “Победа” игенчеләре сынатмаячак
07:44
“Победа” игенчеләре сынатмаячак
"Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы игенчеләре дә уракның тәүге көненнән үк үстерелгән барлык уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларга юл куймыйча җыеп алуга җиң сызганды. Карап-көйләп куелган үз комбайннарына, иш янына куш булыр дип, "Үзәк” машина-технология станциясеннән дә "МагДон” ургыч, "Нью-Холланд” һәм "Дон-1500” бөртексуккыч басу корабларын җәлеп иттеләр һәм игеннәр өлгергән басуда кемузардан эшкә керештеләр. 
Яңа Каразирек авылы янындагы 115 гектар мәйданны биләгән арпа басуында дүрт комбайн тезмәләрдән ашлык суктыру белән мәшгуль иде. Биредә ярышны хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Мәкки Камалетдинов әйдәп бара: 30 августка үзенә беркетелгән яңа "Полесье” комбайны бункерыннан ул 3300 центнер гәрәбәдәй бөртекләрне ындыр табагына озаткан. "Дон-1300” комбайнында Илүс Сәрвәретдинов 1640 центнер иген суктырып алган. "Үзәк” машина-технология станциясеннән ярдәмгә килгән Тимерхан Мирсәетов "Нью-Холланд” комбайнында — 2800, Ринат Сабитов "Дон-1500” комбайнында 3010 центнер бөртек суктырган. Биредә бункерлары тулып тик торуга юл куелмый: сигнал бирелгән һәр комбайн янәшәсенә килеп җитеп, булдыклы шоферлар Рафаил (5920 центнер) һәм Шамил (4840 центнер) Галиевлар игенне үзләре хезмәтләндергән "КамАЗ” автомашиналарында ындыр табагына ташып тора. Келәт мөдире Әлфия Корбанова үлчәп кабул иткән иген Рәүф Зыязетдинов хезмәтләндергән "ЗАВ-20” агрегатында җилгәрелә, Венер Якупов аны Данил Солтанов идарә иткән "ЗиЛ” автомашинасына төяп, келәтләргә озата. Каразиректәге ындыр табагында Гөлсинә Сафина, Тәрҗемә Хаҗиева, Илшат Исламов, Зәһинә Әһәлетдинова, Әнфисә Рахманова, Шәмсенур Нәбиева кебек уңганнар игеннәрне тазартып-җилгәреп, келәтләргә тутыру, элеваторга озату белән мәшгуль. Каргалы авылында "ЗАВ-20” агрегатын Әнсаф Фәттахов белән Имамгали Исламов хезмәтләндерә, водитель Данис Латыйпов белән "Кун” агрегаты машинисты Рәсим Фәтыйхов ындыр табагына кайткан һәр бөртекнең сакланышын тәэмин итүгә көч сала.
Победалыларның тырышлыгы бушка китмәгән – бүгенге көндә биредә 1062 гектар мәйданнан барлыгы                                     20 000 центнер иген җыеп алынган. Гектар куәте 18,6 центнер тәшкил итә.
Кызу урак барышында бушап калган басуларда саламны Айнур Әһәлетдинов (110 тонна) белән Рәфис Дәүләтшин (105 тонна) хезмәтләндергән агрегатлар тыгызлап төргәкләргә урап, аларны Азат Әһәлетдинов белән Шамил Мөхәммәтгәрәев ферма янәшәсенә ташып тора. Зинфир Шакиров басудан төяп җибәреп торса, Фидус Нәбиев тюк-
ларны тигезләп эскерткә куя бара.
Туңга сөрүдә Гыйният Гыйльванов ("Алтай”, 80 гектар), Вадим Әхмәтов ("Т-150”, 90 гектар), кәтүкләүдә Гаяз Шакиров (123 гектар) ал-ял белми эшли. Басудагылар көненә ике тапкыр кайнар аш белән тукландырыла. Пешекчеләр Гөлсинә Галиева белән Фәнзилә Җиһаншина төрләндереп пешергән ашлар телеңне йотарлык тәмле була икән.
Хуҗалык рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузовны кызу урак барган участокта тап иттек. Егетләрнең тырышлыгыннан, урак барышыннан канәгатьлеге йөзенә үк чыккан. Биредә дә ярыш шартлары эшләнелгән, дәртләндерү чаралары билгеләнгән һәм алар үтәлә дә. Механизаторларның һәммәсе махсус эш киеме белән тәэмин ителгән, һәр техникада янгын сүндергечләр, беренче ярдәм аптечкалары бар. Басуда ут-күз чыкмасын дип янгын сүндерү машинасы кизүдә тора, аны Рәүф Фәтыйхов белән Мәлих Котлыев хезмәтләндерә. Барлык төр техникага җитәрлек ягулык-майлау запасы булдырылган, шушы көннәрдә өстәмә рәвештә тагын дизель ягулыгы һәм бензин кайтартылачак – акчасы күчерелгән дә инде.
Гомумән, победалылар быелгы уракта да сынатмаячак, дип белдерергә ныклы нигез бар. Һава шартлары гына үстерелгәнне  тиешле вакытында, югалтуларга юл  куймыйча җыеп алырга мөмкинлек бирсен иде, дип телибез.
Фәнис Әмирханов.



Просмотров: 571 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск