Понедельник, 29.04.2024, 15:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Февраль » 6 » Олимпия уты – безнең йөрәкләрдә!
08:18
Олимпия уты – безнең йөрәкләрдә!
Тынычлык,  дуслык,  бердәмлек   хакына 

7 февральдә Сочида ХХII кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы үтәчәк

Җиде ел буена Русия халкы тарафыннан түземсезләнеп көтеп алынган планетаның иң мөһим спорт вакыйгасы, ниһаять, килеп җитте! Иртәгә дөнья күләмендә һәм илебез тормышында истәлекле вакыйга – Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары башланачак. Бу масштаблы спорт бәйрәмен безнең ил ныклы әзерлек белән каршылый. Олимпия объектларының һәммәсе дә планлаштырылганнан да яхшырак итеп төзелде һәм заманча җиһазландырылды.  Әңгәмәдәшебез  муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитетының әйдәүче белгече Рим Хуҗинга хәбәрчебез спорт тормышына кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
– Рим Мәгариф улы, иртәгә Сочида Мәскәү вакыты белән 20 сәгать 14 минутта башланачак XXII кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасын ничек күз алдына китерәсез? Олимпия утын кем кабызыр икән, дигән сорауга сез ничегрәк җавап бирер идегез? 
– Тәүдә шуны әйтеп үтәргә кирәк, бу зур тамаша дөнья халыкларының төп игътибар үзәгендә торачак. Фаразлаулар буенча, аны телевизор экраннары аша планетаның 3 мил-лиардтан артык кешесе карый алачак. Ә инде илебезнең шундый зур чарага яхшы әзерлек белән килүенә һәм кышкы Олимпия уеннарының бездә уздырылуына нык шатмын һәм мо-ның белән чиксез горурланам. Ул, һичшиксез, оешкан төстә, истә калырлык үтәчәк. Русия җыелма командасына һәм спортчыларыбызга алда торган бәйгеләрдә бары тик уңышлар гына телибез. Ә, гомумән, Олимпия уеннары – барлык дөнья халыклары арасында дуслык  татулыкны, бердәмлекне ныгытуга булышлык итүче зур көч. Әйткәндәй, Җир шарында беренче кышкы Олимпия уеннары үткәрелүгә шушы көннәрдә нәкъ 90 ел тулды. Билгеле булуынча, ул 1924 елның 25 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр Франциянең Шамони шәһәре янында үткән. Анда 16 илдән 258 атлет спортның алты төре буенча көч сынашкан.
Ә инде уеннарны ачу тантанасы истә калырлык итеп оештырылачагына шигем юк. Без бәйрәмнәрне үткәрә беләбез. Олимпия уты да башка илләрдән аермалы итеп кабызылачак. Әлегә бу сер итеп тотыла. Һәрхәлдә, заманча технологияләр кулланылачагы көн кебек ачык. Олимпия утын, минемчә, иң тәҗрибәле, югары титулларга лаек булган дөньяда танылган спортчыбыз кабызачак. Фаразлавымча, ул чаңгычы яисә тимераякта  фигуралы шуу буенча спортчы булачак.
– Ә хәзер үзебезнең эшләр турында бераз сөйләшеп алыйк әле. Менә тагын бер ел үтеп тә китте, хәзер узган елгы эшләрне барлыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. Районда спорт үсешендә ул нинди эз калдырды?

– Безнең районда спортка игътибар элек-электән зур булуын беләсез. Спортчыларыбыз республика, илебез күләмендә танылу алдылар. Узган гасырның сиксәненче елларында яшь хоккейчыларыбыз, "Алтын шайба” Бөтенсоюз ярышларында катнашып, берничә тапкыр республикада чемпион исемен яуладылар, СССР күләмендә Башкортстан данын уңышлы якладылар. Биредә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең физкультура укытучысы, Башкортстан Республикасының ат-казанган тренер-преподавателе, Русиянең халык мәгарифе отличнигы, СССРның спорт ветераны, бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат, көч акробатикасы буенча спорт мастеры Фидрат Гыймаевның хезмәте бик зур. 47 ел гомерен спортка багышлаган хөрмәтле Фидрат Авзал улы әле дә сафта. Меңләгән балаларны, район халкын спортка җәлеп итте, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап яшәде. Бүген дә шушы изге максатта янып-көеп яши, өлкәннәр төркемендә гимнастика буенча занятиеләр үткәрә. Спортка фанатларча бирелгән андый кешеләр районда тагын да бар. Ә инде төрле елларда зур танылу алган спортчылар безнең районда бик күп.
Менә шушы матур традицияләрне дәвам итәргә тырышабыз. Балаларны спортка җәлеп итәбез, төрле ярышлар оештырабыз, күмәклеккә ирешергә омтылабыз. Матди базаны ныгыту хәстәрлеге дә күрелә. Районда, элеккечә, шайбалы хоккей почетта. Фидрат абыйның матур эшләрен дәвам итеп, Чакмагыш хоккейчылары элеккечә республикада иң көчле командалар исәбендә тора. Балалар, яшьләр мини-футбол, волейбол, чаңгы, армрестлинг, җиңел атлетика, бокс, милли көрәш, билбау көрәше, велосипед спорты буенча бик теләп шөгыльләнәләр. Аларның һәркайсы турында тәфсилләп күп сөйләргә булыр иде. Бу спорт төрләре буенча ярышлар планга ярашлы, билгеләнгән вакытта үткәрелә. Мәсәлән, 22 нче республика авыл уеннарында гына да спортның 21 төре буенча бәйгеләр оештырылды. Ә бу уеннар ел да үтә. Әйткәнемчә, күмәклеккә ирешергә омтылабыз. Быел гыйнвар азакларында районда үткәрелгән "Русиянең чаңгы юлы – 2014” XXXII Бөтенрусия күмәк чаңгы ярышларында олысы-кечесе катнашты. Берничә мәктәптә билбау көрәше, милли көрәш, велоспорт буенча түгәрәкләр эшли. 9 авылда хоккей тартмалары булдырылды. Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә балалар өчен күп төрле спорт секцияләре уңышлы эшли. "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында да занятиеләр даими үтә, анда республика, хәтта Русия күләмендә төрле ярышлар оештырыла. 
– Районда күренекле спортчылар, физкультура укытучылары, тренерлар истәлегенә дә ярышлар оештырылуы хакында  әйтеп үтегез әле.
– Әйе, без районда спортны үстерүгә, балаларны спортка җәлеп итеп зур казанышларга ирешкән якташларыбызны онытмыйбыз. Иске Калмашта гомер кичереп, үзе артыннан якты эз калдырган милли көрәш буенча тренер Таһир Мөхтәсимов, Чакмагыш беренче урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән Радис Минһаҗев, заманында оста хоккейчыларыбыз булган Илшат Гыймаев һәм Рифкать Гәрәев (ул Әфган сугышында һәлак булды) истәлегенә милли көрәш, волейбол һәм хоккей буенча турнирлар үткәрдек. Шулай ук Иске Калмаштан Ирек Шакиров һәм Калмашбаштан Алик Рамазанов истәлекләренә багышлап волейбол, йөгерү, чаңгыда узышу буенча ярышлар үтте.
Иганәчеләр бармы, ярдәм итәләрме?
– Нинди генә күмәк ярышлар оештырылса да, аларның ярдәменнән башка бер чара да үтми, дисәк, хата булмас. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов районда  үтәчәк ярышлар белән даими кызыксынып, кирәк булса, ярдәм итеп тора. Үзе дә хоккей уеннарында актив көярмән, ә велосипед ярышларында катнашып, беренче урынны алды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары В.В.Соколов һәм якташыбыз В.Ә. Мансуров әлегә кадәр зур матди ярдәм күрсәтеп килделәр. 
Байтак спорт киеме һәм җиһазлары сатып алуда, спорт корылмалары төзүдә аларның ярдәме бәһалап бетергесез. Эшкуарлар Фәйрүзә Гыймаева, Рөстәм Латыйпов, район кулланучылар җәмгыяте, район үзәк дәваханәсе, полиция хезмәткәрләре һәм башка бик күпләрнең  даими ярдәмен тоеп яшибез. "Салкын-чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Хәбиров менә бишенче тапкыр инде велоспорт буенча республика ярышларын үткәрә. Бөтен чыгымнарны да үзе күтәрә. Район "Игенче” гәзите редакциясе чаңгыда, велосипедта узышу буенча бәйгеләр  оештыра.
– Узган елда иң зур казанышларга ирешүче спортчыларны да атап үтсәгез иде?
– Велосипед спортында, хоккейда һәм милли көрәштә ирешкән җиңүләребез турында район гәзитендә язмалар ел дәвамында басылып торды. Шуны гына өстәп әйтәм: безнең егетләребез һәм кызларыбыз Башкортстанда  гына түгел, хәтта Русия һәм дөнья күләмендәге мәртәбәле бәйгеләрдә катнашып, соклангыч җиңү яуладылар. Велосипедчылар – Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Александр Борисов, Рөстәм Иргалиев, Альбина Галиева, Лилия Миндиярова, Алия Сәлихова, билбирмәс көрәшчеләр Рөстәм Исламов, Антон Ковалев, Илгиз Фәйзуллин, Айдар Кодаяров, Илнур Галишин, Динар Кәлиев, Булат Бүләков, бокс буенча һөнәрчелек лицеендагы "Чыңгыз” спорт клубыннан Лиана Солтанова, Иске Калмаш урта мәктәбеннән Шахноза Рузбаева, яшь көрәшче Яңа Балтачтан Руслан Әбдиев һәм башка бик күпләрнең исемнәрен атап үтәргә булыр иде. Алар төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, районыбызның, республикабызның данын яклыйлар, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
– Әйе, спортчыларыбыз районыбызның данын еракларга тарата. Ә менә тренерлар, физкультура укытучыларының роле дә югары бит…
– Әлбәттә, бу шулай. Оста, тәҗрибәле тренерга күп нәрсә бәйле, спортчыны ул күтәрә. Үз эшенә чиксез бирелгән, спортка җанытәне белән тугры хезмәт иткән тренерларыбыз да, физкультура  укытучылары да күп безнең районда. Фидрат Гыймаев турында әңгәмә башында әйтеп үткән идем инде. Күпчелек тренерлар аңарда тәрбияләнгән, осталык дәресләре алган, хәзер үзләре спортка хезмәт итәләр. Тренерлардан Ранис Баянов, Рөстәм Зыякаев, Илгиз Галиуллин,   Ревенер Әхмәтов, Ильмира Гайнуллина, Фидрат Смаков, Рәшит Шәяхмәтов, Илнур Зәйнетдинов, Вадим Иванов, Данил Зәкәриев, Зөлфия Хаҗиева, Илгиз Ибраһимов һәм башка бик күпләр ал-ял белмичә хезмәт салалар, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар.
Җитәкчеләр арасында да спортны үстерүгә булышлык итүчеләр күп. Мәсәлән, Имәнлекул, Яңа Коты, Яңа Балтач, Юмаш авыл Советы авыл биләмәләре хакимият башлыклары ярышларда үзләре катнашып, оештырып, кызыксынып йөриләр. Күп оешма-предприятие һәм хуҗалыкларда спартакиадалар, сабантуйлар гөрләп үтә.
– Алда нинди планнар бар?
– Авыл яшьләренең 22нче республика бәйгеләре кысаларында башланган чаралар дәвам итә.  Хоккей ярышлары тукталып тормый, алда – янә очрашулар. Балалар хоккей лигасында да актив катнашабыз. Шайбалы хоккей буенча республика чемпионатында безнең районнан "Строитель-1” һәм "Строитель-2” командалары катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый. Элекке еллардагыча  призлы урыннар алырбыз, дип уйлыйм. Шушы көннәрдә Илшат Гыймаев истәлегенә багышланган призларга республика турнирында безнең районның өлкән хоккейчылар командасы беренче урынны яулады һәм кубок белән бүләкләнде. Узган елның октябрь аенда "Милли кросс – 2013” Гомумрусия йөгерү көне үткән иде, быел да күмәк ярышлар оештырачакбыз. Чаңгы ярышларын артабан да үткәрәчәкбез. Авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы ел саен үтә, агымдагы елда да аңа әзерләнәбез. Мини-футбол, волейбол, бокс, билбау көрәше ярышлары кышкы айларда да тукталып тормый. Җәй җитсә — йөгерү, велосипедта узышу, футбол кебек бәйгеләр башлана. Кыскасы, һәр атнада нинди дә булса ярыш оештырыла, кайчагында берничәшәр зур турнир үтә. Әнә шулай күмәклеккә ирешәбез, спорт йолдызларын тәрбиялибез. Иң мөһиме – яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Ә тормышта ул – иң мөһиме.
– Олимпия уеннарына кагылышлы тагын бер соравым бар: сезнеңчә, безнең илнең җыелма командасы әлеге олимпиадада спортның нинди төрләре буенча җиңү яулаячак?
– Моны төгәл генә әйтүе кыен. Спортта төрлечә була. Көчле команда да гел генә җиңү яулый алмый, халыкчан телдә әйтсәк, "уңышлы сәгате дә” кирәк. Ә шулай да уңыш иң көчлеләргә килә. Безнең Русия командасы әнә шундый иң көчлеләр исәбендә тора, дип уйлыйм. Туган өйдә стеналар да ярдәм итә, диләр бит. Көярмәннәрнең күп булуы һәм дәррәү ярдәм итеп торуы да безнең файдага. Спортчылар ярышларга ныклап әзерләнде, иң яхшылары сайлап алынды. Минемчә, алтын, көмеш һәм бронза медальләр бездә дә бик күп булачак. Һәрхәлдә, моңа ышанабыз, өмет итәбез. Хоккейчыларыбыз да дүрт ел элек Канаданың Ванкуверындагы кебек җиңелмәсләр, ниһаять, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелерләр, дип өметләнәм. Русия гимнын еш ишетербез әле олимпиадада. Әйдәгез, олимпия уеннарын карап барыйк, күңелебез белән булса да, безнекеләрне (225 спортчының уникесе – Башкортстаннан!) дәртләндереп торыйк, һәм аларга уңышлар телик!
P.S. Әйткәндәй, Борынгы Грециядә Олимпия уеннары барган вакытта сугышлар, үзара низаглар тукталып торган, диләр. Чыннан да, Олимпия уеннары – тыныч тормыш чагылышы. Ул дөньяда тынычлыкны саклауга, халыклар арасында дуслык-татулыкны, бердәмлекне ныгытуга гаять зур өлеш кертә. Сочида үтәчәк Олимпия уеннары да шушы изге максатка хезмәт итсен, дип телибез. Халыклар арасындагы бәхәсләр сугыш яланында түгел, ә тыныч тормышта хәл ителсен. Спорт ареналарында чәмле, гадел ярышларда, сәхнәләрдә җыр-моң дәрьясында бер-беребез ирешкән җиңүләргә һәм уңышларга шатланып, имин-тыныч тормышта яшәүләргә ни җитә!
Рәшит Вахитов  әңгәмәләште. 



Просмотров: 816 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск