Четверг, 02.05.2024, 20:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 14 » Олимпиада тәмамланды
07:41
Олимпиада тәмамланды
Ике атна буе Бөек Британиянең башкаласы Лондонда дәвам иткән ХХХ җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Якшәмбе, 12 августта аны ябу тантанасы да зур бәйрәмгә әверелде. Безнең Русия җыелма командасы, барлыгы 82 медаль (24 алтын, 25 көмеш һәм 35 бронза) яулап,  рәсми булмаган медальләр исәбендә дүртенче урынны алды. 
Беренчелекне АКШ спортчылары берсенә дә бирмәде, алар исәбендә 46 алтын, 29ар көмеш һәм бронза – барлыгы 104 медаль. Икенче урында – 97 медаль яулаган Кытай Халык Республикасы спортчылары (38 алтын, 27 көмеш һәм 22 бронза медаль). Өченче урынга бөекбританиялеләр 29 алтын, 17 көмеш, 19 бронза медаль белән күтәрелде. Медальләр саны (65) буенча русиялеләрдән калышсалар да, алтын медальле пьедесталны күбрәк яулап иреште алар моңа. 2008 елда Пекин шәһәрендә үткән Олимпиадада Русия спортчылары 23 алтын медаль белән турнир таблицасында өченче урынны биләгән иде.
Киләсе уеннар 2016 елда Бразилия башкаласы Рио-де-Жанейро шәһәрендә үтәчәк. Әйт-кәндәй, бразилиялеләр дә спортта көчле, бүгенге көндә аларның волейболчы ир-атлары дөньяда беренче урында. Олимпиада финалында аларның каршылыгын җиңеп, алтын медаль яулау өчен русиялеләргә биш чор буе каты алышырга туры килде. Традицион рәвештә русиялеләр дзю-до, ирекле көрәш, җиңел атлетика, спорт һәм нәфис гимнастика өлкәсендә иң көчлеләре икәнен раслады. Озак еллардан соң, ниһаять, волейбол буенча ир-атларның алтын, баскетболда бронза медальләр яулавы да әлеге Олимпиаданың уңышлы тәэссоратлары булып калачак. 

Просмотров: 543 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск