Гимназия бинасына урнашкан 3256нчы сайлау участогында да Башкортстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлау оешканлык белән үтте. Бу мөһим кампаниядә дистәдән артык яшь кеше тәүге тапкыр катнашты, республика-парламенты — Дәүләт Җыелышы-Ко-рылтайны формалаштыруга кушылып, Русия Федерациясе гражданины буларак, үзенең конституцион хокукын тормышка ашырды. Башкортстан Дәүләт медицина университетының икенче курс талибәсе Галия Шәмсетдинова дулкынлану кичерүен, үзе тавыш биргән депутатның, сайлаган партиянең халыкка игелекле хезмәт итәчәгенә, аеруча яшьләр өчен хәстәрлек күрүләренә ышанычын белдерде. Университетны тәмамлау белән район дәваханәсенә эшкә кайтырга исәбе. Башкорт дәүләт педагогия университеты талибы Ар-тур Гарапов мәгълүмат системасы һәм технологиясе буенча белем ала, ягъни заман техникасы белән идарә итү белгече булачак икән. Аның да киләчәккә карашлары якты, һөнәргә ия булгач, туган җиренә кайтып эшләргә тели, өметләре аклануына шикләнми. Яшь сайлаучыларны сайлау учас- тогы комиссиясе рәисе Луиза Фә-рит кызы Нәбиева тәбрикләде, Баш-кортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Котлау хатын тапшырды. Иң өлкән сайлаучы Тынычлык ура-мында яшәүче Нәҗибә апа Гәрәева булды. – Миңа йөзенче яшь, аякларым йөреп торганда дип шатланып килдем менә. Безнең буын төрлесен күрде, күпне кичерде. Сугыш афәтләрен иңнәребездә күтәрдек, ачлык-ялангачлыкны да җиңдек. Үткәннәрне бүгенгеләр бе-лән чагыштырганда — җир белән күк аермасы кебек. Матур заман. Илләр һәрчак имин торсын, тыныч тормышның кадерен белеп яшәсен иде яшьләр, ә без сайлаган депутатлар халык мән-фәгатьләрен кайгыртсын иде, – диде ул. Бердәм сайлаулар көнендә район кулланучылар җәмгыяте сатучысы Рая Насыйрова сайлаучыларга тәмле-татлы ризыклар тәкъдим итте. Зифа Галиева.
|