Пятница, 03.05.2024, 04:25

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 7 » Малларыгызны саклагыз!
08:18
Малларыгызны саклагыз!
Соңгы вакытта район биләмәсендә һәм күрше районнарда халыкның шәхси хуҗалыгында булган малларын урлау ешайды. Агымдагы елның җиде аенда безнең районда сыер малларын һәм атларны урлап алып китүнең биш факты ачыкланды. Бу урлашулар нигездә төнге вакытта аткарыла. Караучысыз йөргән бәйсез малларны бик җиңел генә алып китәләр. Шуңа күрә үзегезнең малларыгызны төнгелектә көтүлекләрдә иректә йөртмәвегезне һәм караучысыз  калдырмавыгызны сорыйбыз. Әгәр авылыгызда  таныш булмаган чит кешеләр һәм автотранспорт йөргәнен күрсәгез, моңа игътибар итегез. Автомашинаның  төсен, марка-моделен һәм дәүләт теркәү номерын, кешеләр санын һәм аларның төс-кыяфәтләрен хәтерләп калыгыз, мөмкин булса, мобиль телефонның фотокамерасына төшерегез. Шикле кешеләр булса,бу хакта үзегезнең участок уполномоченныена һәм эчке эшләр бүлегенә 3-11-62, 8-927-753-39-00 телефоннары буенча хәбәр итегез. Бу мәгълүмат җинаятьчеләрне тотарга, үз милкегезне сакларга ярдәм итәргә мөмкин.
                                                        Эдуард Кирәев,
 полициянең участок уполномоченныйлары
 бүлеге начальнигы.

Просмотров: 509 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск