Пятница, 03.05.2024, 00:01

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 23 » Мал азыгы мул булыр
07:49
Мал азыгы мул булыр
Ленин исемендәге кооператив-колхоз механизаторлары, уракны тәмамлап, бөтен көчне мал азыгы туплауга юнәлтте. Әлеге көндә биредә силос салу бара.
Хуҗалык рәисе урынбасары Камил Хәбибулла улы Васиковны 150 гектар мәйданны биләгән Байбулат юнәлешендәге кукуруз басуында тап иттек. Бүген өченче көн эшләүләре икән. Кукуруз үсентеләре, корылык-лы ел булса да, куе һәм биек үскән, һәр гектардан якынча 300әр центнер яшел масса бирә.
Яшел уракта механизаторлар Ринат Хәмәтов белән Артем Зыякаев хезмәтләндергән "Полесье” комбайннары ал-ял белми эшли. Автомашиналар да эштә өзеклек тудырмый – бер-бер артлы комбайн янәшәсенә басып, вакланасы яшел массаны ферма янәшәсендәге базга ташып торалар. "КамАЗ”   автомобильләрендә уңган водительләр Фәрит Хәмидуллин (140 тонна), Мәлих Гәрәев (168 т.), "Газ – 53” автомашиналарында Айрат Сафиуллин (420 т.) , Вадим Сосновский (115 тонна) тырышлыклары белән аерылып тора. Чакмагыштан шәхси автомашиналарында ярдәмгә килгән егетләр Сәгыйть Насыйбуллин белән Фирдәвис Шәйхулов та, һәркайсы 145әр масса ташып, гомум эшкә өлешләрен кертә.
Ферма янәшәсендәге силос базасында, үзбушаткычлардан кабул итеп, өр-яңа "Кировец – 744” тракторында булдыклы механизатор Нәгыйм Нәфыйков массаны тыгызлап тапатып тора. Кичке сменада аны "К – 701” тракторында хуҗалыкның булдыклы механизаторы, хезмәт ветераны Тимерҗан Ваһапов алмаштыра. Хуҗалыкта кызу эш мәлендә әнә шулай хаклы ялдагы ветераннар да, хәтта мәктәп укучылары да ярдәмгә ашкынып тора. Базда үзбушаткыч автомашиналарның бортын ачып-ябып, ясаган рейсларның исәбен алып торучы уңган егетләр Ильяс Ваһапов белән Баграм Аванесян турында да Камил Хәбибулла улы яхшы фикердә. Ильяс, 85 санлы һөнәрчелек лицеен тәмамлап, механизатор таныклыгы алган, Баграм әлегә мәктәп укучысы гына булса да, бу егетләрдә туган ягын ихлас яратучы җыр уллары төсмерләнә дә инде, диде ул.
Ике көн дәвамында барлыгы 900 тонна яшел масса базланырга өлгергән дә инде. Кукуруз басулары 300 гектар мәйданны били, алдагы көннәрдә сусыл мал азыгы күләме тагын да артачак әле.
Гомумән, ленинлыларның мал кышлатуга яхшы азык запасы белән керәчәкләренә ышаныч зур.
Фәнис Әмирханов.


Просмотров: 532 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск