Шәхси ихатаңда мал-туар һәм кош-корт асрау безнең илебездә ниндидер саннар белән чикләнелми. Әмма аны көйләүче махсус законнар бар. Теләсәң күпме асрасаң да мөмкин, ләкин моның тәртибен генә бозма. Әйтик, мал торлаклары күрше-тирәңә уңайсызлык тудырмасын, табигатьне, елга-буа буйларын пычратуга юл куелмасын, маллар билгеле урында көтүлекләрдә яки беркемгә дә комачауламаслык, зыян китермәслек җирдә бәйле, я булмаса киртәләп алынган участокта тотылсын. Ләкин бездә күп урыннарда моны исәпкә алмыйлар. Хуҗасы битараф булгач, малкайлар теләсә кайда йөри, зыян китерә, үзләре дә зыянлана. Бәйсез, караучысыз атлар, сыер маллары, кәҗә-сарыклар чәчәк түтәлләрен, махсус үстерелгән газоннарны таптый, юк итә, кеше бакчасына зыян сала, көтмәгәндә юлга килеп чыгып, аварияләргә сәбәпче була, тукталыштагы транспортка ышкылып, сөзеп, башкача зыян китерә. Район үзәгендә бу очраклар ешаю сәбәпле, махсус административ комиссия, сүз белән искәртүнең файдасы күренмәгәч, әнә шундый берәдәк малларның ияләренә карата законда каралганча, административ тәэсир итү чаралары күрергә мәҗбүр булды. Әлеге штраф түләтүләрнең тәэсире сизелмәгән очракта тагын да катгыйрак җәза бирелү ихтималлыгын да онытып җибәрмәсәк иде. Урамнарда матурлык тудыру өчен зур чыгымнар түгелә, эшче көче җәлеп ителә. Ихатадагы малларыбызга хуҗа була белик, матурлыкның ямен җибәрмик.
|