Воскресенье, 05.05.2024, 18:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 23 » Мәрхәмәтлелек Ильвинага ярдәм кирәк
09:20
Мәрхәмәтлелек Ильвинага ярдәм кирәк
Тормыш гел шатлыклардан гына тормый. Кызганычка каршы, бәла безне дә урап узмады. Көтмәгәндә кызыбыз, оныгыбыз Ильвина Алмаз кызы Еникеева каты авырып китте: аңа лейкоз диагнозы куелды. Дәвалау курсларын Мәскәүдә үтәргә кирәк иде. Бу хәбәрне ишетү белән беренчеләрдән булып авылдашларыбыз – Яңа Мортаза халкы әхлакый һәм матди ярдәм күрсәтергә ашыкты. Юл чыгымнары һәм дарулар өчен алар тиз көндә 16 мең сумнан да күбрәк акча җыеп бирделәр. Арытабангы дәвалау курслары да бик күп чыгымнар таләп итте. Монда да Иске Калмаш авылы биләмәсенә караган бөтен авыллар халкы да дәррәү килеп, бердәмлек, оешканлык күрсәтеп, акчалата ярдәм итте.
Хезмәт коллективлары: укытучылар, "Карлыгач” һәм "Ромашка” балалар бакчалары, "Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары, Иске Калмаш участок дәваханәсе, почта, мәдәният йорты, авыл Советы хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар, нефть кудыру станциясе эшчеләре, белгечләр – һәрберсе дә катнашты. Хәтта ераклардан кайткан якташларыбыз да читтә калмады. Барлыгы 111 мең сумнан артык акча җыелып, кызыбызны дәвалауга сарыф ителде. Олы яшьтәгеләр — Кавказ авылында яшәүче Клара апа Нурисламова, Болгардан Зилә апа Усманова, Иске Калмаштан Фәния апа Гайсина, Динә апа Сакаевалар башлап йөрүчеләрдән булдылар. Иске Калмаш авылы биләмәсе башлыгы Альберт Өлфәт улы Макулов, хатын-кызлар советы рәисе Лүзә Тимашева, почта бүлекчәсе начальнигы Раушания Кашаева, саклык банкы кассиры Зөһрә Макулова, өлкән яшьтәге укытучы Айсылу Мидхәт кызы Баһаветдинова зур активлык күрсәттеләр. Ураза фытырын да халык: "Шул балага Ходай ярдәмнәрен бирсен, чирдән котылдырсын!” – дип, бер гаиләдән 3әр, 4әр кеше акча салдылар.
Кадерле авылдашлар, якташлар!
Без, Ильвинаның әнисе Ирина Гафи-ятуллина, әтисе Алмаз, нәнәсе Хәтирә, картәтисе Фәһим Еникеевлар, барлык туганнары, якыннары, яраткан гәзитебез "Игенче” аша чын йөрәктән сезгә зур рәхмәтебезне җикерәбез. Ходай сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга сөенечле хәбәрләр генә китерсен! 
Ирина Гафиятуллина.
Редакциядән: Яңа Мортаза авылыннан 9 яшьлек Ильвина Алмаз кызы Еникееваны дәвалау өчен матди ярдәм – "Гомер бүләк ит!” хәйрия акциясе бүгенге көндә дә дәвам итә. Хөрмәтле 
райондашлар! Бу изге эшкә кушылып, һәркайсыбыз кулыннан килгәнчә ярдәм итә ала. "Чит балалар булмый!” дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Зур бәлагә тарыган кечкенә райондашыбызга барыбыз бердәм булып ярдәмләшик! Акча күчерү өчен исәп номерлар
ы түбәндәгечә:

Реквизиты Универсального Доп. Офиса 8598/0396, получатель ИНН 7707083893, УДО 8598/0396,
 КПП 027802001,
р/с получателя 47422810006009940001, 
банк получателя Башкирское ОСБ № 8598,  Г.Уфа
 БИК 048073601, к/с 30101810300000000601
№ лиц.счета 42307810506000269288

ФИО Гафиятуллина Ирина Ангамовна
Просмотров: 590 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск