Четверг, 02.05.2024, 20:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 23 » Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит
10:16
Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит
Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 1 июненнән 31 августына кадәр республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” шәфкатьлелек акциясе үткәрелә. Акциянең төп максаты – авыр хәлдәге гаиләләрнең балаларына, мохтаҗ балаларга мәктәпкә укырга барыр алдыннан гуманитар ярдәм итү. Бу социаль чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәкләре тарафыннан инвалид балалар, ятим балалар, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрнең балалары өчен яңа һәм яхшы торышта булган уку-язу кирәк-яраклары, канцеляр товарлары, дәфтәрләр, дәреслекләр, портфельләр, матур әдәбият һәм башкалар җыела. Безнең районда мондый әйберләр комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәгендә – Чакмагыш авылының Ленин урамындагы 43 санлы йортта кабул ителәчәк. Җыелган гуманитар ярдәмне районның хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлегендә исәптә торган авыр хәлдәге гаиләләрдә балаларга һәм Чакмагыштагы социаль приютта тәрбияләнүчеләргә 30 августка кадәр тапшырырга кирәк. Иң актив катнашкан оешмалар һәм аерым кешеләрнең исемлеге район "Игенче” гәзите битләрендә басылып чыгачак.
Хөрмәтле райондашлар! Республикада үткәрелүче шушы шәфкатьлелек акциясендә актив катнашыйк, мәктәпкә укырга барырга җыенган, әмма матди һәм әхлакый яктан ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә һәм балаларга кулдан килгәнчә ярдәм итик!
Мәмдух Шәрәфетдинов. 

Просмотров: 542 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск