Шимбә, 11 августта, сәгать 10 нан район мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында традицион көзге ярминкәләр сезонын ачып, мәктәп ярминкәсе булачак. Укучы балалар өчен кирәк-яраклар белән биредә яңа уңыштан бал, яшелчә- җимешләр, ит ризыклары, башка төр продукция тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә катнашуга бәйле белешмәләр белән 3-18-53 телефоны аша муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Рима Рәхимова, икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.
|