Воскресенье, 05.05.2024, 21:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 13 » Мәдәният
07:36
Мәдәният
Лауреат булып кайттылар
Милләтара татулыкны ныгыту елына багышлап, республика районнарында сәнгать осталарының бәйгесе үткәрелде. Аның зона ярышы безнең районда да узды. Дүрт районның җыр һәм бию осталары арасында чакмагышлылар беренче урынга чыкты һәм финал бәйгесендә катнашу хокукы алды.
Башкортстан Республикасы халыкларының милли мәдәнияты фестиваленең финалы – Гала-концерты башкалабызның Нефтьчеләр сараенда 8 декабрьдә үтте. Республикабызның иң көчле талантлы җыр-моң ияләре җыелган иде анда. Тирә-як районнардан бары тик безнең районнан гына финалга чыккан биючеләребез монда да сынатмадылар, күңелләрне җилкендерерлек дәртле биюләре белән жюриның да, тамашачыларның да күңелен яуладылар. Һич арттыру түгел, "Гармун” һәм "Керәшен татарлары” биюләре "Асылъяр” һәм "Чакматаш” бию ансамбльләре башкаруында да бик матур, халыкчан килеп чыкты, профессиональ сәнгать дәрәҗәсенә ирешелде. Бу ике бию коллективының да осталыгы югары бәһаланды, Гала-концертның лауреаты булды. Әлеге биюләрне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Даутова салды.
Луиза Ишморатова,
район мәдәният йортының 
художество җитәкчесе.

Просмотров: 438 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск