Четверг, 02.05.2024, 12:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 24 » Өлкәннәр көнен каршылап
08:41
Өлкәннәр көнен каршылап
1 октябрьдә билгеләнгән шушы бәйрәм уңаеннан сугыш ветераннары, өлкәннәр, олы яшьтәге ялгыз кешеләргә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуны күзаллап, агымдагы елның 13 сентябреннән 13 октябренә кадәр район үзәк дәваханәсендә махсус айлык үткәрелә. Аның дәвамында сугыш һәм тыл ветераннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, өлкәннәр һәм олы яшьтәге ялгыз кешеләр поликлиникада комплекслы тикшерү үтү мөмкинлегенә ия. Медицина ярдәменә мохтаҗ булганнар тикшерү нәтиҗәләре буенча планлы рәвештә стационарда ятып, дәвалану курсын уза. Моннан тыш, дәваханә табиблары һәм махсус белгечләр бригадасы өйләргә йөреп, өлкәннәрнең сәламәтлек торышын тикшерәчәк.  Агымдагы елның 13 сентябреннән районның дәвалау-профилактика учреждениеләрендә гражданнарның алда санап үтелгән категорияләре өчен Ачык ишекләр көне оештырыла.
*       *      *
Елдагыча, Өлкәннәр көне алдыннан дәваханә җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты бар гомерләрен район халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган һәм шушы оешмадан хаклы ялга чыккан барлык ветераннарга рухи күчтәнәч бүләк итә. 30 сентябрьдә район мәдәният йортында  алар хөрмәтенә Уфа "Нур” дәүләт татар театры артистлары сәхнәләштергән "Әниемнең ак күлмәге” спектакле премьерасы була. Көндезге 14.00 сәгатьтә башланасы тамашага рәхим итегез, хөрмәтле медицина ветераннары!
Просмотров: 506 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск