Пятница, 03.05.2024, 00:28

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 16 » Кулланучылар мәнфәгатен алга сөреп
09:19
Кулланучылар мәнфәгатен алга сөреп
Үзгәртеп кору җилләре озак еллар тотрыклы эшчәнлек алып барган кулланучылар җәмгыяте системасына да кагылмый калмады. Шәхси эшкуарлар белән каты көндәшлек шартларында күп урыннарда алар бөлде һәм таралды, ә менә заман таләпләренә яраклашып, куллану базарында ныклы урын таба алганнары, киресенчә, яшәп калу гына түгел, ә адым саен җитештерү һәм сәүдә куәтләрен арттыра баралар. Шунысы куанычлы, Рәиф Фәрит улы Сибатов җитәкчелек иткән безнең район кулланучылар җәмгыяте дә әнә шул соңгылар исәбендә: элек-электән сакланып килгән традицияләрне ныгыта һәм үстерә барып, хезмәтләндерүнең заманча иң оста һәм эффектлы алымнарын үзләштереп, район халкы мәнфәгатьләренә хезмәт итүне дәвам итә.
Заманча хуҗалык итү ысуллары дигәндә беренче чиратта гадәттә әз чыгымнар белән күп итеп продукция җитештерүне телгә алалар. Ләкин сан артыннан куып, сыйфат турында хәстәрлек күрү икенче планга калса, уңыш киләчәген көтәсе дә түгел. Район кулланучылар җәмгыятенә берләшкән "Башак” һәм "Чакмагыш” сәүдә-җитештерү берләшмәләрендә хезмәт салучы үз эшенең чын осталары моны аңлап эш итә. Аларда җитештерелгән продукция күп төрлелеге һәм сыйфатлы, тәмле булуы белән аерылып тора. Кайдандыр читтән кайтартылган, ялтыравыклы капларга төрелгән, төрле буяулар, ис һәм тәм биргечләр белән эшкәртелгән әйберләргә караганда үз районыбызда табигый чималдан җитештерелгән икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләрен, ит ярымфабрикатларын, башка төр ризыкларны да, иң ышанычлы җитештерүчеләрдән кайтартылган,  шулай ук үзләре дә эшләп чыгарган көнкүреш кирәк-яракларын, кием-салымны да нәкъ кулланучылар җәмгыяте кибетләреннән генә сатып алырга күнеккән райондашларыбызның көннән-көн арта баруын күреп-белеп торабыз. Тагын да сөенечлерәге, әлбәттә, һәр авылда диярлек  җәмгыятьнең сәүдә нокталары сакланып калуы, аларның даими рәвештә төзекләндерелеп, заман таләпләренә яраклаштырылуыдыр. Һәр авыл халкына үзләрендә җитештерелгән икмәк-булка эшлән-мәләрен, ит ярымфабрикатларын, башка кирәк-яракны эшләнгән көнендә үк җиткереп,  райондашлары сәламәтлеген кайгыртулары да мактауга лаеклы.
Заманга яраклашу дигәндә тагын үзләрендә җитештерелгәнне күрсәтә белүне дә исәпкә алмыйча ярамый. Кулланучылар җәмгыятендә моны яхшы аңлыйлар һәм әледән-әле үз  товарларыннан күргәзмә-сәүдәләр оештырып торалар. Иске Калмаш, Яңа Балтач, Рәҗәп авылларында андый чаралар күп халык катнашлыгында үтте, үткән җомгада район үзәгендәге "Метелица” магазинында да гөрләп узды. Сатып алучылар ерактан  ук эшләнеше, тәме белән кызыктырып торган азык-төлекне тәмләп карап, сыйфатын бәһалады. Әлбәттә, өстенлекнең үзебездә җитештерелгән әйберләргә бирелүе табигый да булды. Әйткәндәй, бу җомгада мондый чара Сыйрышбаш авылындагы магазинда үтәчәк икән, ә шимбә көнне, Ураза бәйрәме хөрмәтенә, "Метелица”да кабатлап оештырачаклар.
Кулланучылар җәмгыятенең уңышларының төп нигезен биредә җитәкчедән гади хезмәткәргә кадәр үз эшен күңел салып башкаручы, башкалар мәнфәгатен өстен күрүче, райондашларын һәрдаим кайгыртып яшәүчеләрдән тыш, әледән-әле яңартылып, тулыландырылып, модернизацияләнеп торучы җитештерү куәтләре, көннән-көн яңа төс ала баручы, Европа илләре дәрәҗәсендәге хезмәтләндерү төрләрен үзләштерүче сәүдә нокталары да тәшкил итәдер. Барысы да берьюлы ук булмаса да, барлык авылларда да сәүдә үзәкләре төзекләндерелә, үзгәртеп корыла тора. Теләгән әйбереңне заказ буенча кайтарту, кичектереп түләү шарты белән сатып алу мөмкинлекләре, төрле чараларга (туйлар, бәйрәмнәр, искә алу йолалары, юбилей мәҗлесләре һәм башкалар) ризыклар һәм эшләнмәләрне заказ биреп алдырту, район үзәгендә заманча бизәлгән "Башак” кафесында, яңа мәдәният йорты бинасында заманча хезмәтләндерү дәрәҗәсе белән кичәләр һәм мәҗлесләр оештыру мөмкинлеге булсынмы – болары да бүгенге заманда яшәп калу гына түгел, ә ныклы үсешә бару күрсәткечләре булып тора. Йөзәрләгән кешене тотрыклы эш урыны һәм хезмәт хакы белән тәэмин итүдән тыш, гомум район икътисадын үстерү һәм ныгытуга да шактый өлеш кертүче кулланучылар җәмгыятенең киләчәктәге уңышлары да зур булачагына иманыбыз камил. 
Фәнис Әмирханов.
Булат Бикмиев фотолары.


Просмотров: 528 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск