Четверг, 02.05.2024, 18:18

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 21 » Коралыңны тапшыр һәм акча ал
08:49
Коралыңны тапшыр һәм акча ал
Гәзит битләрендә электән законсыз сакланган яисә очраклы табылган ату коралын һәм хәрби кирәк-яракларны район эчке эш-ләр органнарына  үз ирке белән тапшыручыларны акчалата бүләк көтүен даими хәбәр итеп киләбез. Чираттагы  "Коралыңны тапшыр һәм акча ал!” акциясе 20 августтан 24енә кадәр дәвам итә. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2012 елның 3 апрелендә кул куелган 90 санлы карарына ярашлы, бу вакыт аралыгында гранатомет, миномет, пулемет тапшырып, һәр данәсе өчен 6100 сум, автомат өчен – 4600 сум, винтовка, карабин, пистолет һәм револьвер өчен 3000 сум акча алып була. Хезмәт бурычларын үтәгәндә кулланыла торган пистолет, револьверның да хакы – 3000 сум.  Гражданнар коралы төренә кертелгән ау мылтыгы, көпшәсе һәм сызылган спорт коралына – 3000 сум, аучыларның пневматик, утлы, шома көпшәле һәм шома көпшәле спорт коралының бер данәсенә 2300 сум биреләчәк. Чикләнгән юк итү коралы өчен – 3000, газ револьверы һәм пистолеты өчен 800, салкын һәм сигнал бирү коралы өчен 500 сум акчалата премия каралган.  Йорт шартларында эшләнгән корал, обрезларның хакы – 3000, шома көпшәле коралныкы – 1500, патроннарның һәр данәсе 15 сум белән бәһалана.
Ринат Ризванов, 
район эчке эшләр бүлегенең 
лицензия-рөхсәт бирү хезмәте инспекторы.

Просмотров: 635 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск