Понедельник, 29.04.2024, 12:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Февраль » 10 » Халык иминлиге – беренче планда
08:36
Халык иминлиге – беренче планда
Муниципаль район хакимиятендә
6 февральдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында киңәшмә үткәрелде. Анда авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, хокук саклау органнары,  янгын каравылы хезмәте, торак-коммуналь, юл, электр энергиясе белән тәэмин итү хуҗалыклары, медицина, мәгариф, мәдәният, миграция, киңкүләм мәгьлүмат чаралары вәкилләре, башка җаваплы хезмәткәрләр чакырылган иде.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов Башкортстан Республикасы Президенты Хакимияте җитәкчесе Сергей Александрович Молчанов исеменнән килгән хатның эчтәлеге белән таныштырды. Хатта сүз Сочида үткәрелүче  XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI Паралимпия уеннары барышында республика биләмәсендә җәмәгать тәртибен саклау, халыкның имин тормышын тәэмин итү буенча алып барылган эшләрне тагын да активлаштырырга кирәклеге турында бара. Бу чорга муниципаль власть органнары алдына тәгаен бурычлар куелган. Атап әйткәндә, барлык сәнәгать предприятияләре объектларының тот-рыклы, авариясез эшләвенә ирешү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, миграция исәбен ныклы контрольдә тоту, җаваплы хезмәткәрләрнең  кизүдә торуын, бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтен югары дәрәҗәдә оештыру турында әйтелә. Терроризмга, экстремизмга, хокук тәртибен бозуларга каршы профилактика-искәртү чараларына  зур игътибар бирелә. 
Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, район прокуроры Алмаз Равил улы Абдюшев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин һәм миграция хезмәтенең Чакмагыш районы бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Ләйсән Наил кызы Фәрхетдинова район биләмәсендә хокук тәртибен, кешеләр иминлеген тәэмин итүгә, миграция исәбен алып баруга кагылышлы уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр. Бездә теркәлеп тә, шул адрес буенча яшәмәгән кеше-ләрне  ачыклау буенча эшләрне дәвам итәргә карар ителде. Юлларны кардан даими ачып-тазартып тору, янгын сүндерү автомашиналарын һәрчак төзек тоту да төп игътибар үзәгендә торырга тиеш. Торак-коммуналь, электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итүче предприятиеләрдә бәла-казаларга юл куелмасын өчен барын да эшләргә кирәк. Халык күмәк йөргән урыннарда – мәдәният йортларында, авыл клубларында, автовокзалда,  мәктәпләрдә кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре беренче планга куела.
Район эчке эшләр бүлеге, шул исәптән участок уполномоченныйлары белән халыкның бәйләнешен тагын да яхшырту зарур. Авыл халкы үз  участок уполномоченныеның шәхесен, эш урынын, телефон номерын белеп торсын. Киңкүләм мәгьлүмәт чаралары аша халыкка  кирәкле мәгълүматларны (мәсәлән, аерым хезмәтләрнең) телефон номерларын үзвакытында оператив җиткереп торырга, килешелде. Кыскасы, халыкның имин тормышын тәэмин итүгә кагылышлы барлык оешмалар да үз бурычын җиренә җиткереп, төгәл башкарырга бурычлы.
Хокук тәртибен, җәмәгать тормышның тәртибен бозу, гадәттән тыш хәлләр булган очракларда, яисә искәртү-профилактика максатында тиз арада хәбәр итү өчен телефон номерларын район халкы игътибарына кабатлап җиткерәбез:
 Бердәм дежур-диспетчер хезмәте (ЕДДС, Чакмагышта  янгын каравылы часте бинасында урнашкан): 112,01, 3-53-07.
Полициянең дежур часте: 02, 3-11-62, 8-9279434088 – дежур частендә дә тәүлек әйләнәсенә кизүдә тору оештырылган.
Миграция хезмәте: 3-14-79 – эш көннәрендә эш сәгатьләрендә шал-тыратырга мөмкин.

Просмотров: 550 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск