Воскресенье, 05.05.2024, 19:52

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 23 » Яшәгән җиребезнең матурлыгы өчен
09:12
Яшәгән җиребезнең матурлыгы өчен
Уңай үзгәрешләр – күз алдында
Хәтерем ялгышмаса, районда авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларының төзекләндерүгә багышланган семинар-киңәшмәләре җиде ел элек башланган иде. Шуннан бирле авылларда бу юнәлештә күп уңай үзгәрешләр булды, яшәгән җиребез тагын да матурайды. Санитар чистарту төп игътибар үзәгендә торды, каты көнкүреш калдыклары полигоннары төзелде, иске чүплекләр яңартылды. Беренче елларда үләт базлары торышы да тикшерелде, яңалары булдырылды. Семинарлар вакытында янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре һәрчак көн кадагында торды. Социаль объектларның – мәктәпләрнең, авыл мәдәният йортлары һәм клубларының, балалар бакчаларының кышка әзерлеге, газ казанлыклары то-рышы да игътибардан читтә калмады. Киңәшмәләрдә авыл Советы депутатлары эшчәнлеге, эш кәгазьләрен алып бару, авылларда эшкуарлыкны үстерү, яңа эш урыннарын булдыру, халыктан арткан сөтне җыю һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Узган атнада Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелгән семинар-киңәшмә турында гәзитнең элекке санында язып чыккан идек инде. Әйтергә кирәк, мондый семинар Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә беренче тапкыр үтте. Очрашуның йомгаклау өлешендә сәфәр барышында күрелгәннәр хакында фикер алышуда көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде һәм аларны хәл итү юллары әйтелде. Шуны исәпкә алып, анда бәян ителгәннәр белән кыскача гәзит укучыларны да таныштырабыз.
– Авыл Советы авыл биләмәләренең мәшәкатьләре, билгеле булуынча, күп төрле. Алар арасында мөһим эш юнәлешләренең берсе – авылларны төзекләндерү, яшәгән җиребезне матур итеп тоту, – дип башлады үзенең чыгышын Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Раил Мөхтәруллин һәм бу юнәлештә башкарылганнарга кыскача тукталды. 
—Эшне рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерүдән башладык. Совет һәм Кооператив урамнары башында байтак еллар элек законсыз барлыкка килгән чүплекне беренче булып бетердек. Быел көз анда агачлар утыртачакбыз. Район гәзите битләрендә "Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе яңалыклары” дигән яңа рубрика ачып, анда яшәгән җиребезне төзекләндерү, санитар яктан таза тоту, мал асрау тәртибе,  тормыш-көнкүрешкә кагылышлы законнар, административ хокук бозулар турындагы кодекс һәм башка норматив-хокукый таләпләрне халыкка аңлатып мәкаләләр язабыз.
Агымдагы елның 15 маенда кабул ителгән 114 санлы "Башкортстан Республикасы Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә төзекләндерү һәм санитар нормалар кагыйдәләре” турындагы карарга аерым тукталып үтәсе килә. Шушы карарны үтәү юнәлешендә кайбер эшләр эшләнде. Аңлашыла, һәр оешма, предприятие, учреждение, торак йорт хуҗасы үз ихатасын тәртиптә тотарга тиеш. Ә менә гомум кулланыштагы җир участогын тәртиптә тоту буенча җаваплылык закон нигезендә ныгытылмаган иде. Без, урындагы шартлардан чыгып, биләмәдә төзекләндерү һәм санитар нормалар кагыйдәләрен, аннары җаваплылык зонасын билгеләдек. Һәр оешмага, шәхси хуҗалыкка гомум кулланышта булган санитар зонадагы җир участокларын тәгаен бүлеп, беркетеп чыктык. Шул мәгълүматлардан чыгып, шушы схема-планны төзедек. Менә бу сары төстә билгеләнгән участоклар хуҗаларына тәгаен беркетелгәннәр, ә болары – ак төстәгеләре — әлегә хуҗалары билгесез җирләр. Без аларны да киләчәктә һәр оешмага беркетеп, хуҗасын билгеләп чыгачакбыз. Андый урыннар, күрүегезчә, күп әле. Шул рәвешле Чакмагыш авылы биләмәсендәге һәр метр җир участогы ел дәвамында тәртиптә тотылырга тиеш – без бүген шушы бурычны үтәү максатында эш алып барабыз.
Санитар зоналарның схема-планнары, кагыйдә нормалары белән оешма җи-
тәкчеләрен, шәхси хуҗалыкларны таныш-тырып чыктык, алар, ризалык биреп, кул тамгаларын куйдылар. Без карарның үтәлешен даими контрольдә тотабыз. Кагыйдәләрне бозган өчен агымдагы елда 39 беркетмә төзелде. Аларның байтагы — шәхси малларын караучысыз урамнарга чыгарып җибәргән өчен. Төзекләндерү, санитар нормалар кагыйдәләрен бозган өчен беркетмәләр дә хәтсез.
Дөрес, бу карарны гамәлгә ашыру барышында төрле каршылыклар туып кына тора, шуңа карамастан, без башлаган эшебезне дәвам итәчәкбез. Сезнең белән, халык белән берлектә эшләсәк, һичшиксез, уңышка ирешербез, дип уйлыйм.
Рамил Агиев, 
Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе:
– Үзебезгә беркетелгән территорияне без планга ярашлы төзекләндереп, даими чистартып торабыз. Моннан тыш, графикка ярашлы атнаның һәр көнендә урамнарда йөреп, шәхси хуҗалыклардагы чүп-чарны полигонга чыгарабыз. Эшне шулай оештыру Чакмагыш биләмәсендә һәм якын-тирәләрдә чүплекләрнең сизелерлек кимүенә китерде. Шулай да кайбер намуссыз кешеләр һаман да чүп-чарын теләсә кая ташлап калдыралар. Хәтта елга, буа буйларына, агач полосаларына, юл читенә ыргытып китәләр, урман эченә илтеп ташлыйлар. Үзебез яшәгән төбәкне үзебез пычратабыз. Экология культурасының булмавы нәтиҗәсе бу. Кайчан мондый кырын эшнең начарлыкка илтүен аңларбыз икән? Һәр кеше тырышлык салса, хәстәрлек күрсә генә яшәгән җиребез таза, матур булачагын иң элек өлкәннәр аңлап, балаларга, яшьләргә шәхси үрнәк күрсәтсен иде.
Шәхси эшкуарларны санитар өмәләргә чыгаруы кыен, алар бу өлкәдә әлләни активлык күрсәтмиләр. Шулай да соңгы вакытта магазин, кибетләр каршында бәләкәй урналар саны артты. Бу да —  уңай күренеш. Киләчәктә алар әлеге ка-гыйдәләрне төгәл үтәр, дип ышанам. Ә бит район үзәгендә дә, башка авылларда да чүптән тулысынча арыну өчен кешеләргә шартлар елдан-ел яхшыра. Хәзер һәр авылда типовой чүплекләр бар. Чакмагышта каты көнкүреш калдыклары полигоны төзелеп бетү алдында. Анда илтүче юлга асфальт салыну да халык өчен бик уңайлы булды. Чисталык, тәртип — үзебез өчен, шушында яшәгән халык өчен кирәк. Яшәгән җиребезнең төзеклеге, матурлыгы һәр кешедән тора.
Азат Сәетов,
янгын каравылының Чакмагыш гарнизоны начальнигы:
– Мондый семинарларда янгынга каршы көрәш, янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре һәрчак игътибар үзәгендә торды. Бу сезнең дә, безнең – янгын сүндерүчеләрнең дә уртак эше. Халык арасында профилактика-аңлату  эшләрен  даими алып барабыз. Иң мөһиме – соңгы елларда янгын сүндерү техникасын сафка бастырып, аларның даими рәвештә кизүдә торуларына ирештек. Хәзер һәр авыл Советы авыл биләмәсендә янгын техникасы бар, ут чыккан очракта алар ярдәмгә килә. Хәл ителәсе проблемалар да бар әле. Мәсәлән, барлык урыннарда да техниканы кышкы айларда тоту өчен җылы гаражлар юк. Янгын сүндерү машиналарын су белән ышанычлы тәэмин итү, төрле урында су ала торган махсус урыннар эшләү, гидрантлар урнаштыру да — көнүзәк  бурыч. Байтак урыннарда андый су алу урыннары булдырылды, ләкин булмаган авыллар да бар әле. Рәҗәп урта мәктәбендә, мәсәлән,  гидрант  юк. Ирекле янгын сүндерү командаларын оештырырга кирәк. Бу – бүгенге көн таләбе. Быел сигез айда янгында һәлак булучылар саны былтыргы шу-
шы чор белән чагыштырганда күбрәк. Киләчәктә мондый фаҗигаләр бул-масын, янгыннар чыкмасын өчен бер-
лектә профилактика чараларын активлаштырыйк, янгын командала-рының эшен дөрес итеп оештырыйк.
Наил Газизов,
 табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы:
—Төзекләндерү, санитар чис-тарту һәм табигатьне саклау буенча Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә зур эшләр баш-
карыла. Быел оешмаларга һәм шәхси йорт хуҗаларына янә-шә-дәге  санитар зонада жир учас-
токларын беркетеп, аларнын тиешле тәртиптә тотылуын ныклы контрольгә алдылар. Үзе яшәгән җирнең төзек-леге, матурлыгы өчен янып-көеп яшәүчеләр бу эшне хуплаганнар дип уйлыйм. Хәзер элекке елларда елга буйларында, башка урыннарда жыелган чүптән тулысынча арыныр-га, рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерергә кирәк. Монын өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бары тик кешеләрнең теләге генә булсын. Бердәм тотынсак, эшебез уң булыр, максатыбызга ирешербез. Авылларда да Чакмагыштагы кебек халыктан җыелган чүп-чарны техника бүлеп чуплеккә чыгаруны оештырырга кирәк. Монда хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә жыелып эшләү унай нәтиҗәгә китерер иде.
Әлеге вакытта районда «Пластик» операциясе бара. Су буйларын һәм башка урыннарны чүп-чардан та-зартуга мәктәп укучыларын гына түгел, яшьләрне, өлкәннәрне дә җәлеп итик.
Экологияне яхшырту, табигатьне саклау буенча  эшлисе эшләр күп. Халыкның экологик культурасын күтәрү буенча ел дәвамында планлы эш алып барыйк.
Илгиз Ихсанов,
муниципаль район Советы сәркатибе:
—Бүген семинар барышында Чакмагышта төзекләндерү буенча бик күп унай үзгәрешләр күрдек. Әлеге киңәшмәдә актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Авылларны төзекләндерү, санитар чистарту, экология, янгын хәвефсезлеге, халыкның иминлеген тәэмин итү, тормыш сыйфатын яхшырту – безнең эшебездә көнүзәк бурыч. Без аларны хәл итәргә тиешбез. Ел да төзекләндерү буенча район конкурсын  үткәрәбез. Бәлки, киләчәктә янгын техникасы өчен җылы гаражларның һәм су гидрантларының булу-булмавын исәпкә алырга кирәктер. 
 Семинарда Раил Рифгать улы Мөхтәруллин үз биләмәсен һәрчак төзек, чиста тотканнары һәм төзек-ләндерү эшләрендә, өмәләрдә актив катнашканнары өчен предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре Риф Мусин (ЧДРСУ), Илдар Кунафин (сөт заводы), Рамил Агиев (ПУЖКХ), Динар Сәлимов («Чәрмәсән» кошчылык  фабрикасы), Рәиф Сибатов (райПО), Радмир Камилҗанов (гимназия), Радик  Әмирханов (беренче  урта мәктәп), Рөстәм Шәехов (ФОК), эшкуарлар Лариса Беляева («Матурлык салоны»), Рузилә Габдуллина («Стройка +»), Вадим Якупов («Сәламәтлек» клиникасы) Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләде.
                                                                                                               Рәшит Вахитов.

Просмотров: 642 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск