Пятница, 03.05.2024, 03:03

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 28 » Яңа уку елына –яхшы әзерлек белән
07:52
Яңа уку елына –яхшы әзерлек белән
Мәгариф учреждениеләренең яңа 2012-2013 уку елына әзерлеген тикшереп, нәтиҗәләр ясаганнан соң ведомство-ара комиссия тәкъдим иткән материалларга нигезләнеп, Яңа Балтач урта мәктәбе "Ел мәктәбе-2012” дип игълан ителеп, Диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде. 
"Мәктәп тирә-ягын төзекләндерү” номинациясендә "Иң яхшы мәктәп” дип табылган Тайняш урта мәктәбе Диплом һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды. "Янгын хәвефсезлеге чараларын иң яхшы оештыру” номинациясендә җиңүче дип игълан ителгән Юмаш һәм "Иң яхшы мәктәп яны мәйданы” номинациясендә беренчелекне алган Иске Калмаш урта мәктәпләренә дә шундый ук бүләкләр тапшырылды. 
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында иң яхшысы дип 2нче санлы Аблай балалар бакчасы игълан ителде һәм бу учреждение Диплом һәм 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. 
Моннан тыш, комиссия әгъзалары яңа уку елына яхшы әзерлек белән килгән Чакмагыш гимназиясе, район үзәгенең 1нче, Тозлыкуш, Иске Бәшир, Имәнлекул урта мәктәпләре, Югары Аташ төп гомум белем бирү, Рәҗәп һәм Яңа Коты урта мәктәпләрен аерым билгеләп үттеләр.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында яхшы әзерлекле дип Чакмагыш беренче, Иске Калмаш беренче санлы, Сыйрышбаш һәм Иске Бәшир балалар бакчалары билгеләнде. 
Үрнәк урта,  Каразирек төп гомум белем бирү һәм Тамьян башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, Яңа Балтач һәм Митрә-Әюп балалар бакчаларының әлегә җитәрлек дәрәҗәдә әзер булмавы билгеләнеп үтелде. 

Просмотров: 841 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск