Моннан берничә ел элек Имәнлекул авылында яңа мәчет бинасы нигезенә тәүге таш салынуын хәбәр иткән идек. Шунда туып, читтә яшәүче төрле тармакта җаваплы хезмәт вазифалары биләүче мәрхәмәтле зыялыларның, сәясмәннәрнең, эшкуарларның, урындагы күмәк хуҗалык, җирле идарәлек органнары җитәкчеләренең, авыл активларының бердәмлеге, уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә төзелеш мәйданында тирә-якны ямьләп, мәhабәт Аллаh йорты күтәрелде. Яңа мәчет ачу тантанасы җомга көнне – 26 августта 12 сәгатьтә башлана. Имәнлекул авылы җәмәгатьчелеге чакырылган мәртәбәле кунаклар катнашлыгында бәйрәмне олылап үткәрергә җыена. Изге йоланы берлектә матур итеп үткәрсәк иде.
Таhирҗан Казыйханов, урындагы мәхәллә советы әгъзасы.
|