Чаңгы юллары сезне көтә 23 декабрьдә район "Игенче” гәзите призына чаңгыда узышу оештырыла, ул Чакмагыш урман хуҗалыгы питомнигы янында агачлык эчендә салынган трассада үтәчәк. Командалар составына 4 ир-егет һәм 3 хатын-кыз керә. Ир-егетләр – 6, хатын-кызлар 3 километр арада көч сынашачак. Ярышларда 17 яшькә кадәрле мәктәп укучылары, 18-30, 30-40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән югары ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнаша. Призлы урыннарны яулаган спортчылар "Игенче” гәзитенә яртыеллыкка язылу квитанциясе һәм Дипломнар белән бүләкләнәчәк. Командалар табиб раслаган заявканы үзләре белән алып килергә тиеш. Ярышлар 11 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез, дуслар! Мөхәрририят.
|