Агымдагы елның 10 августында «Олимпияче» физкультура-савыктыру комплексында Физкультурачылар көненә багышланган чаралар үтәчәк. Сәгать 11дән мини-футбол, җиңел атлетика ярышлары башлана, 19 сәгатьтән наркотикларга каршы көрәш буенча махсус акция, төрле спорт ярышларында казанышлар яулаучыларны бүләкләү, яшь җырчылар бәйгесенең йомгаклау өлеше, күңел ачу программасы тәкъдим ителә. Һәммәгезне дә анда актив катнашырга чакырабыз. Мөдәрис Гафаров.
|