25 майда, район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Күңелләрдә уелып калачак шушы шатлыклы да, бераз моңсу да булган тантанада районыбыз мәктәпләрендә унбер ел дәвамында белем алып, олы тормыш юлына чыгарга әзерләнгән 249 егет һәм кыз туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашты. 394 яшь райондашыбыз, дәүләт аттестациясе сынауларын тапшырганнан соң, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, тулы булмаган урта белемгә ия булу хакындагы документка ия булачак.
|