Понедельник, 29.04.2024, 16:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Февраль » 18 » Чын күңел бирсәң хезмәткә, күмелерсең дан-хөрмәткә
07:35
Чын күңел бирсәң хезмәткә, күмелерсең дан-хөрмәткә
Елны барлаганда
14 февральдә район мәдәният йортында район агросәнәгать комплексы эшчәннәренең 2013 хуҗалык елы  нәтиҗәләренә багышлап район хуҗалыклары һәм предприятиеләре вәкилләренең гомум җыелышы үткәрелде. Анда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр һәм башка һөнәр ияләре, хезмәт алдынгылары чакырылган иде. Еллык йомгаклау җыелышында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Раил Шәриф улы Афзалов, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, "Базы” кооперативы идарәсе рәисе Вадим Васильевич Соколов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдиновның ярдәмчесе Фаил Заһит улы Хәмидуллин катнашты.
Җыелышны алып баручы муниципаль район хакимияте  башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков тәүге сүзне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиевка бирде.  Докладчы район авыл хуҗалыгы эшчәннәренең узган елгы эшләренә җентекле анализ ясады, тармакта ирешелгәннәрне барлаганда бик күп икътисадый күрсәткечләр китерде, алдынгы хезмәт коллективларын, уңганнарны данлады, аларның илебезнең азык-төлек иминлеге, җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгын тәэмин итүгә керткән зур өлешен югары бәһалады. Чыгыш ясаган вакытта сәхнәдәге экранда төрле тармак эшчәнлеге буенча икътисадый-финанс күрсәткечләр күрсәтелеп барылды. 
Докладта билгеләнеп үтелгәнчә, район агросәнәгатьчеләре өчен узган ел да зур сынаулар чоры булды.  Яз әйбәт килсә дә, аннан соң озакка сузылган корылык, сентябрь аеннан башланган яңгырлар эшкә зур комачаулык китерсә дә, басуларда һәм фермаларда хезмәт дәрте сүрелмәде. Игенчеләребезнең дә,  терлекчеләребезнең дә фидакарьлеге  ахырда елны уңышлы тәмамларга мөмкинлек бирде. Бөртекле культу-раларның тулай җыемы 132,6 мең тоннага җитте. Чагыштыру өчен: 2012 елда ул 80 мең тонна тәшкил иткән иде, үсеш – 166 процент. Гектар куәте дә югары – 28,4 центнер. Бу – республикада иң югары күрсәткеч. "Базы”, "Герой”, "Заря” кооперативларында бөртеклеләрнең һәр гектардан алынган уртача уңышы  34 центнердан югары булды. 92,8 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынды (2012 елда – 47 мең тонна).
"Базы”, "Герой”, "Октябрь” кооперативларында, "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасында, "Үзәк” машина-технология станциясендә гектар көче 300 центнердан артты, ә "Базы” кооперативында ул 446,8 центнерга җитте. 
Көнбагышның тулай җыемы 6,4 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш 16 центнер булды. "Базы”, "Победа”, "Алга”, "Волга” кооперативларында, "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасында яхшы уңыш үстерделәр. Былтыр һәр шартлы малга исәпләгәндә 41 центнер азык берәмлеге (фураждан тыш) хәзерләнде,  ягъни  элекке елга карата үсеш 140 процент тәшкил итте. 
Авыл  хуҗалыгында иң мөһим тармакларның берсе булган терлекчелек үсеш юлында. Районда 33 товарлыклы-сөтчелек фермаларында 25439 баш сыер малы асрала. Алар арасында 7712 савым сыеры бар. 13 фермада барлыгы 1286 баш ат асрала. Узган  елда барлыгы  43167 тонна сөт җитештерелде, ягъни элекке елга караганда 2963 тоннага (7,4 процентка) артты. Район буенча һәр сыердан уртача 5791 килограмм сөт савып алынды, бу 2012 елга караганда 177 килограммга күбрәк, яки 103,2 процент.  Иң югары савым "Герой” (7666 кг.), "Заря” (7504 кг.), җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә (6694 кг.)  һәм "Базы” (6356 кг.) хуҗалыкларында.
Хезмәтне дөрес итеп оештыру, заман корылмаларын  киң куллану, камил технологияләрне кыю кертү, алдынгы тәҗрибәне куллану, ныклы мал азыгы базасын булдыру,  тармакта эшләүчеләр өчен хезмәт шартларын яхшырту, мораль һәм матди дәртләндерү чаралары – болар барысы да эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде.
Җитештерелгән сөтнең сыйфатын яхшырту өчен барлык хуҗалыклар да ябык типтагы сөт суыткычлар сатып алды һәм урнаштырды. Җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” җәмгыятендә һәм "Волга” кооперативының  Иске Сөрмәт сөтчелек фермасында сөтүткәргечләр урнаштырылды. Үткән елның 21 июнендә Туймазы районының  "Сөн” кооперативында үткән машина белән сыер саву операторларының 38 республика конкурсында "Победа” кооперативы терлекчесе Мәликә Фәхретдинова икенче урынны алды. 
Былтыр район хуҗалыклары тарафыннан тереләй авырлыкта 3931 тонна ит җитештерелде (үткән елга карата 91,6 процент). Үстерү төркемендәге маллардан тәүлегенә 637 грамм артым  алынды. Иң күп артым "Базы” (768 гр), "Победа” (765 гр), "Заря” (759 гр.), "Герой” (628 гр.) хуҗалыкларында,  җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә (732 гр.). Үрчем алу һәм үстерү буенча да зур күләмле эшләр башкарылды. Һәр 100 сыердан – 97, барлыгы 9189 баш бозау алынды. Төп көтүләргә 1863 баш (25 процент) тана кертелде. 
Районда токымчылык белән 33 ясалма орлыкландыру пункты шөгыльләнә. 12 айда барлыгы 11 356 баш сыер малы (2792 се тана) ясалма орлыкландырылды. 
Гомумән алганда, узган елны район хуҗалыклары уртача алганда 36,4 процент рентабельлелек белән тәмамлады (элекке елда 31,7 процент иде). Район хуҗалыклары 433 млн. 207 мең сум (элекке елдагыдан 29,7 процентка күбрәк) чиста табыш алды. 
Басучылыкта һәм терлекчелектә продукция җитештерүнең сизелерлек артуы башка төрле факторлар белән  беррәттән техника паркының яңаруына да турыдан-туры бәйле, соңгы елларда заманча техника күпләп алынды. Ә үткән елда барлыгы 270 млн  604 мең сумлык өр-яңа төрле маркадагы техника, авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынды. Бу 2012 елгыдан 61 млн сумга артык. 
Нәтиҗәле хуҗалык итүдә исәп эшенең төгәл алып барылуы бик мөһим. Хәзер хуҗалыкларда барлык исәп-хисап эшләре электрон тәртиптә, компьютерлар нигезендә алып барыла. Бу эш аеруча "Герой”, «Базы», Ленин исемендәге, «Алга», "Байбулат” хуҗалыкларында яхшы оештырылган. Ә калганнарында программалар сатып алынса да, һаман да искечә эшлиләр. Кадрларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, алдынгы технологияне, тәҗрибәне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бер төркем баш бухгалтерлар, терлекчелек буенча белгечләр Санкт-Петербургта, җитәкчеләр һәм белгечләр Аргентинада укып белемнәрен арттырдылар, заманча технологияләрне күреп тәҗрибә өйрәнделәр.
 Районда җәйге айларда ясалма орлыкландыру операторларының, машина белән сыер  савучыларның һөнәри бәйгеләре үтте. "Алга” кооператив-колхозы (нәсел заводы) белгече Вәзих Фәтыйхов Яңавылда үткәрелгән ясалма орлыкландыру операторларының республика конкурсында беренче урынны алды. Җиңүче район буларак, быел 22 республика бәйгесе безнең районда уздырылачак. Һәр квартал саен төрле хуҗалыкта терлекчелек тармагында семинар-киңәшмә үтә, башкарылганнарга анализ ясала, ярышка йомгак ясалып, хезмәт алдынгылары әхлакый һәм матди яктан дәртләндерелә.
Докладта малларның токымын яхшырту, үрчем алу һәм аны үстерү, савым көтүе составын яхшырту, ветеринар хезмәт эшчәнлегенә дә анализ ясалды. Бу өлкәдә ирешелгән уңай яклар белән беррәттән, эштәге кайбер кимчелекләр дә атап үтелде. Әйтик, былтыр маллар үлүдән (1145 баш) район хуҗалыклары 4,5 миллион сумлык зыян күргәннәр. Мал үлеме күрсәткече гомум көтүгә карата 3,2 процент. Ә элекке елда ул 3,1 процент булган. "Бәхтизин” җәмгыятендә ул – 9,1, "Сәвәде” хуҗалыгында 7,7 процентка җитә. 
Чыгыш ясаучы җитештерелгән продукциянең сыйфатына кагылышлы да уй-фикерләрен әйтте. Агымдагы елның 1 маеннан Таможня союзының техник регламентлары   үз көченә керәчәк. Ә анын таләпләре бик каты, бездә продукцияне шул таләпләргә ярашлы итеп җитештерергә кирәк булачак. Ә бу исә тармактагы эшләрне тагын да төгәлрәк итеп оештыруны таләп итә. 
Районның крәстиян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге буенча да кайбер саннар әйтелде докладта. Мәсәлән, крәстиян-фермер хуҗалыклары бөртеклеләрнең һәр гектарыннан  уртача 26 центнер уңыш үстереп алганнар. 14 шәхси эшкуар 439 гектар чөгендер үстергән. Гектар көче – 319 центнер: бу – әйбәт күрсәткеч. Ике фермер хуҗалыгы терлекчелек (сөтчелек) буенча максатлы программада катнашты, барлыгы 3,3 миллион сум субсидия алды.
Үзган елда производствода бәхетсезлек очракларының булмавы да уңай күренеш. Хезмәтне саклауга 5 миллион сум бүленгән. Хезмәткәрләр махсус эш киеме, башка саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Алар даими медицина тикшерүе үтәләр. Авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар әзерләү, белгечләр укытып кайтару, аларга  яшәү шартлары булдыру, хезмәт хакы түләү турында да әйтелде. Авыл эшчәннәренең хезмәт-көнкүреш шартларын яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча башкарылганнар да байтак.
2013 елда районның аграр секторында төрле милек формасындагы 74 предприятие эшләде. Алар арасында 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 4 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 57 крәстиян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Бу елда капитал салулар 407 млн. 878 мең сум тәшкил итте. Иң күп инвестицияләр "Базы” кооперативына туры килә – 140,5 млн. сум. "Герой”да ул – 78 млн., "Алга”да – 44 млн., "Октябрь” кооперативында 39 млн. сум булды.
Үткән елда районның агросәнәгать комплексы хуҗалыклары, "Үзәк” машина-технология станциясен һәм Чакмагыш сөт заводын да кертеп, ике дәрәҗәдәге бюджеттан барлыгы 217 млн. 807 мең сум субсидия алдылар. Бу элекке елга караганда 2,3 млн. сумга күбрәк. Дәүләт ярдәме 17 юнәлештә күрсәтелде. Шунысы шатлыклы, гомум ел йомгаклары буенча алганда безнең район  2013 елда бөртекле культуралар уңышы буенча республикада – беренче, ашлыкның тулай җыемы буенча икенче урынны алды.
Тулай сөт җитештерү, һәр сыердан уртача савым буенча – беренче. Уртача тәүлеклек артым алу буенча – икенче, үрчем алу һәм сыер маллары саны буенча  өченче урынга күтәрелде.
Рәшит Вахитов.
(Дәвамы гәзитнең киләсе санында).
Просмотров: 690 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск