Понедельник, 29.04.2024, 16:20

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Февраль » 13 » Өченче чакырылыш муниципаль район Советы Президиумының сигезенче утырышы
07:56
Өченче чакырылыш муниципаль район Советы Президиумының сигезенче утырышы
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш  Советы Президиумының чираттагы сигезенче утырышы агымдагы елның 12 февралендә үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең бүлек җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, хокук тәртибен саклау органнары хезмәткәрләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә тикшерүгә алты мәсьәлә чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы биләмәләрендә янгын хәвефсезлеге торышы һәм янгын чыгу очракларына китерүче хәлләрне искәртү җәһәтендә күрелгән чаралар турында.
2. "Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән югары исем бирүне юллау турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләү турында.
4. "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләү турында.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Рәхмәт хаты белән дәртләндерү турында.
6. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының уникенче утырышын чакыру һәм аның көн тәртибен билгеләү турында.
Беренче мәсьәлә буенча янгын каравылы буенча Чакмагыш гарнизоны начальнигы Азат Нурихан улы Сәетов тәфсилле аңлатмалар һәм тәгаен саннар белән дәлилләп чыгыш ясады.
Районда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, ут чыгу очракларын искәртү буенча ныклы чаралар даими күрелеп торса да, былтыр районыбызда бу җәһәттән хәлләрне имин дип әйтү мөмкин түгел әле, диде ул. 2013 елда барлыгы 32 янгын чыгып, 3 миллион сумнан артык матди зыян күрелде (2012 елдагыдан 4 очракка артыграк). 50 тапкыр ут кабынып китү очрагы теркәлгән. Иң аянычлысы – 9 кеше янгында һәлак булды (алдагы елдагыдан 7 кешегә күбрәк), 3 кеше тән җәрәхәтләре алды. Корбаннарның күпчелеген тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы кешеләр алып тора, араларында ялгыз яшәүче карт кешеләр булу да аянычлы. Янгыннар башлыча исерек хәлдә ачык ут белән мөгамәлә итү, электрда эшләүче җиһаз-корылмаларның, транспорт чараларының төзексезлеге, теләсә кайда, хәтта эчкән хәлдә дә тәмәке тартып, төпчекләрен сүндермичә ташлау аркасында чыккан.
Әлбәттә, янгынга каршы хезмәт вәкилләре дә, башка хезмәтләр һәм ведомстволар да вазифа бурычларында каралганча чараларны даими оештырып тора, янгын сүндерү техникасы булдыру, аларны тәүлек әйләнәсенә җылытылучы урында саклау чаралары да күрелә, йорт-фатирларда рейдлар, җиһаз-корылмаларны техник тикшерүләр үткәрелә. Агарту-аңлату эшләре дә үзбиеклегендә оештырыла һәм боларны дәлилләүче материаллар да тулысынча тәртиптә. Азат Нурихан улы шулай ук һәр биләмәдә башкарылган эшләрне дә санап үтте, күзәтчелек максатында оештырылган рейдлар барышында ачыкланган җитешсезлекләрнең вакытында бетерелүен дә канәгатьлек белән телгә алды. Ләкин менә шул чараларның көтелгән нәтиҗәне бирмәве нәрсәдән килеп чыга икән? Доклад буенча фикер алышуларда Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлегенең башкарма директоры, муниципаль район Советы депутаты, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык, траспорт, сәүдә һәм халыкка башка төр хезмәтләр күрсәтү буенча даими эшләүче депутат комиссиясе рәисе Рамил Камил улы Агиев, газдан файдалану буенча райондагы хезмәт начальнигы, муниципаль район Советы депутаты Илгизәр Гали улы Исхаков, Чакмагыш электр челтәре директоры Илдар Әхмәтгадил улы Рәхимов, "Баш РЭС” җәмгыятенең Октябрь электр челтәрләренең Чакмагыш районы буенча җитештерү бүлекчәсе начальнигы, муниципаль район Советы депутаты Рөстәм Равил улы Йосыпов, Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлеге начальнигы, муниципаль район Советы депутаты, Совет регламентын, депутат статусын һәм этикасын үтәтү буенча даими депутат комиссиясе рәисе Риф Хәбибрахман улы Мусин, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Рамил улы Латыйпов, хакимият башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Ратмир Әсгать улы Фәхретдинов катнашлыгында менә шушы сорауга конкрет җавап эзләнелде, килеп туган хәлне уңай якка үзгәртергә ярдәм итәрлек чаралар планы билгеләнде. Әлеге мәсьәләне тикшерүдә шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов белән район прокуроры Алмаз Равил улы Абдюшев та эшлекле тәкъдимнәр кертте. 
Бүләкләүләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков сүз алды һәм депутатларны бүләкләнүгә тәкъдим ителүчеләрнең кандидатуралары белән таныштырды.
Соңгы мәсьәлә – Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының чираттагы уникенче утырышын чакыру һәм көн тәртибен билгеләү турында муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов чыгыш ясады. Ул әлеге чараны агымдагы елның 19 февралендә сәгать 10да үткәрергә тәкъдим кертте һәм тикшереләсе мәсьәләләр белән таныштырды. 
Һәр мәсьәлә буенча Президиум әгъзалары тиешле карарлар кабул итте. 
Просмотров: 713 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск