Пятница, 03.05.2024, 04:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 2 » Чакмагыш – алдынгылар исәбендә
07:41
Чакмагыш – алдынгылар исәбендә
Республика авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителүенчә, ел башыннан алып Башкортстанда 1032686 тонна сөт савып алынган, шуның 393296 тоннасы – авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермер хуҗалыкларына туры килә.
Шунысын да әйтергә кирәк, быел сөт узган ел белән чагыштырганда 30799 тоннага күбрәк алынган. Тулы булмаган җиде айда 410983 тонна сөт сатылган. Шунысы шатлыклы, безнең район иң зур күрсәткечкә ирешкән районнар арасында аталды. Әгәр бу чорда  Стәрлетамак районында тулаем 26434 тонна җитештерелгән булса, безнең район терлекчеләре аннан кала  икенче булып килә –  24593 тонна продукция алынган. Бу исемлектә Дүртөйле (20479 т.) – өченче, Илеш (18282 т.) – дүртенче, Авыргазы (14645 т.) районы  бишенче урында. 
Республика буенча көн саен һәр сыердан уртача 12,6 килограмм сөт савып алынган. Бу күрсәткеч буенча да чакмагышлылар алдынгы урында бара. Авыргазы, Мәләвез, Стәрлетамак, Туймазы һәм Чакмагыш районнарында көн саен һәр сыердан савым 15әр килограммнан артык тәшкил итә.
Ел башыннан һәр сыердан уртача савым күрсәткече дә иң яхшылар исәбендә. Стәрлетамак, Тәтешле районнары һәм безнең район республикада беренчеләрдән булып өч мең чиген узган. Дүртөйле, Мәләвез һәм Уфа районнары хуҗалыклары шушы күрсәткечкә якынлашкан. Ә гомумән алганда, республика буенча һәр сыердан уртача 2337 килограмм сөт савылган, бу узган елга караганда 271 килограммга күбрәк.
Рәшит Ганиев.


Просмотров: 454 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск