Пятница, 03.05.2024, 03:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 30 » Безнекеләр сынатмады
07:26
Безнекеләр сынатмады
Гәзитебезнең 23 августта дөнья күргән 97нче санында "Тәүге көн җиңү китерде” дигән баш астындагы мәкаләдә 21еннән 26 августка кадәр районыбызда 1997-1999 елларда туган үсмер егет һәм кызлар арасында шоссе юлда велосипедта узышу буенча Башкортстан беренчелеге башлануы, тәүге көн йомгаклары буенча безнең районның беренче командасының иң югары баскычка ирешүе турында хәбәр ителгән иде. Атна дәвамында егетләребез дә, кызларыбыз да зур уңышлар белән сөендереп торды. Альбина Галиева һәр стартта беренче урынны берәүгә дә бирмәде.  Ахирәтләре Әлфия Мусина, Лилия Миндиярова, Таңсылу Бакирова да тәүге ун иң җитез спортчылар исәбеннән төшмәде. Егетләребез, бигрәк тә Ильяс Зәкәриев, Рөстәм Иргалиев, Тимур Кинҗәкәев, Данил Дәүләтшин, Азамат Латыйпов һәм башкалар җиңүгә омтылышлары белән аерылып торды. Гомумкоманда беренчелегендә безнең беренче командабыз, Стәрлетамакның беренче командасыннан гына калышып, икенче урынга лаек булды. 
Ярыш йомгаклары буенча Альбина Галиева, Әлфия Мусина һәм Рөстәм Иргалиев Башкортстан җыелма командасына кабул ителде һәм алар 31 августтан 4 сентябрьгә кадәр Самарада үтәчәк Гомумрусия беренчелегендә рес-публикабыз намусын яклаячак. Уңышлар сезгә, кызлар һәм егетләр!
Рузилә Әмирханова,
БДУ талибәсе, 4 курс.

Просмотров: 470 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск