Воскресенье, 05.05.2024, 14:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 12 » Безнекеләр булдыра!
07:13
Безнекеләр булдыра!
Конкурста җиңеп чыкты
Җаваплылыгы чикләнгән «Росгосстрах» җәмгыятенә быел октябрь аенда 90 ел тулды.  Шушы истәлекле дата уңаеннан җәмгыятьтә "Росгосстрах – бу без” дигән конкурс үткәрелде. 
Анда оешманың эшчәнлеген  чагылдырган фоторәсем-нәр белән бергә хезмәт күрсәткечләре дә искә алынды. Фоторәсемнәр  компаниянең порталына урнаштырылгач, Русиянең барлык төбәкләрендәге филиал һәм бүлекләре хезмәткәрләре үз коллегаларына – страховкалаучыларга тавыш бирде. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең районнан  җаваплылыгы чикләнгән "Росгосстрах” җәмгыятенең Башкортстан Республикасы филиалына караган Чакмагыш агентлыгы начальнигы Әсбах Хәмзә улы Мәсәлимов иң күп тавыш җыеп беренче урынга чыкты һәм җәмгыять рәисе Даниил Хачатуров кулимзасы куелган Диплом һәм көзгеле фотоаппарат белән бүләкләнде. Моңа өстәп тагын шуны да әйтергә кирәк, агентлык коллективы елны уңышлы тәмамлый, 9 айда 28 млн сумлык страховка взнослары җыеп планны 103 процентка үтәде.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 490 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск