Редакциябез каршында ел саен яшь хәбәрчеләр мәктәбе уңышлы эшләп килә. 2011-2012 уку елында беренче дәрес 15 декабрь көнне сәгать 10да була. Туган телне һәм әдәбиятны сөйгән, журналист булырга хыялланып каләм тибрәткән укучыларны иҗади күчтәнәчләре белән көтәбез! Аларның редакциягә килүен оештыруда мәктәп директорлары, укытучылар ярдәменә ышанабыз. Яшь каләмкярләрне юлда бәла-казага тарымаслык итеп озатуыгызны үтенәбез. Мөхәрририят.
|