Пятница, 03.05.2024, 04:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 21 » Базылылар дөнья базарына чыкты
08:11
Базылылар дөнья базарына чыкты
Үстергәнне-җитештергәнне кая куярга? Бөртекне сату хаклары да үзен акламый, ягулыкка чыгымнарны да капламый – гомумән, иген игүдән файда бармы, дигән сораулар борчымаска тиеш авыл кешесен. Бездә игелгәнгә хәтта чит илләрдә дә сорау зур. "Базы” кооперативының ашлык кабул итү предприятиесендә сакланган арышны Польшадан ук килеп алдылар ич. Менә шулай — сыйфатлы итеп җитештерә белсәң, дөнья базарына чыгасың икән бит. 
Бүген "Базы” кооперативының ашлык кабул итү бүлекчәсе яңа уңышны кабул итә. Бүлекчә базылылар өчен генә икән дип аңларга кирәкмидер. Чөнки башка хуҗалыклар да үстергәнен нәкъ шунда саклауга куя, кирәк икән, ашлыкны киптертеп тә ала. Әлеге көннәрдә "Алга”, "Волга”, Ленин исемендәге кооперативлар, җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыятеннән ашлык күпләп килә. Сыйфатлы итеп саклау өчен биредә мөмкинлекләр зур. 
Урак алдыннан әзерлек яхшы булган. Әзерлек эшләрендә балта остасы Галимҗан Әхмәтов күп көч салды, суыткычларны әзерләде. "ДСП-32” һәм "СОБ-24” киптергеч агрегатларын операторлар Флүр Бакиев белән Наил Еникеев сәгать механизмы кебек төгәл һәм җитештерүчәнле эшләтә. Билгеле, техника ватылмый гына тормый. Слесарьлар Фәнүр Сафиуллин белән Ришат Мәрдиев кебек алтын куллы егетләр булганда борчыласы юк, тиз арада карап-көйләп тә куялар. Бу – җаваплы хезмәт учас-тогы, электр энергиясеннән башка эшчәнлекне алып барып булмый да. Фәнүз Ибәтуллин барлык механизмнарны өзлексез эшләтүне тәэмин итә. Заһир Халиков, Радим Гарифуллин, Раил Рахманов шулай ук җиренә җиткереп, булсынга дип эшли торганнардан. Һәркайда чисталык-тәртип саклаучы Миләүшә Музыкантова турында да фәкать уңай сүзләр генә ишеттек. 
Ашлык кабул итү бүлекчәсе гаять дәрәҗәдә әһәмиятле эшчәнлек алып бара. Сыйфат өчен башлыча лаборатория хезмәткәрләре җавап бирә. Биредә эш четерекле, мәшәкатьле, аны нибары ике кеше – мөдир Ләйсән Нәбиева һәм Нәфисә Гәрәева башкара. Нәфисә ханым биредә дистә елдан артык эшли, шактый тәҗрибә туплаган. 
—Эшчәнлеккә таләпләр елдан-ел арта бара. Элекке елларда башлыча дымлылык, чисталык каралды, бераздан бөртекнең җилемсәлелеге тикшерелә башланды. Хәзер исә стекловидность дигән яңа термин барлыкка килде, – дип сөйләп китте ул. – Ягъни махсус прибор белән бодай бөртегенең эчен тикшерәбез: ялтырап торса, оны күбрәк чыга, караңгырак тоелса – киресенчә. Хәзер суга пешерелгән камырның күпме   вакыт эчендә төшүе дә (число падения) тикшерелә икән. Кыскасы, җилемсәлелеге генә түгел, аның ныклыгы да билгеләнә. 
—Лабораториягә яңа приборлар кайтарыла. Соңгы чорда гына "Диафанаскоп ДСЗ-2М”, аквадистиллятор алынды. Тәҗрибәләр аның аша үткәрелгән су белән эшләнә, – дип сүзгә кушыла Ләйсән Нәбиева.
Белгечләр кооператив бүлекчәлә-ренә дә чыгалар, складларда сакланган ашлыкның сыйфатын да даими рәвештә тикшереп торалар икән.Ашлык кабул итү бүлекчәсендәге гомум эшчәнлек белән Рабис Гарифуллин җитәкчелек итә. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, оештыру сәләте көчле.
—Коллективка сүз тидерерлек түгел, һәммәсе үзеннән таләп ителгәнне башкарырга омтыла, кирәк икән – вакыт белән дә исәпләшеп тормый. Бодай, арпаны салып куйдык инде, тиздән көнбагыш килә башлаячак, – ди Рабис Шәйхулла улы.
Рәзифә Сәхапова.



Просмотров: 494 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск