Четверг, 02.05.2024, 22:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 16 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советы Президиумы утырышы
07:12
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советы Президиумы утырышы
Агымдагы елның 12 сентябрендә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советы Президиумының чираттагы алтынчы утырышы үтте. Аның эшендә Совет сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары Ригат Нурый улы Хаҗиев, Ратмир Әсгать улы Фәхретдинов, хакимиятнең эшләр идарәчесе Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтов, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә тикшерүгә биш мәсьәлә чыгарылды:
1. Күкрәккә тагыла торган "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” билгесе белән бүләкләү турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләү турында.
3.  Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында.
4. "Башкортстан Республикасының халыкны социаль яклау өлкәсенең  атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүгә тәкъдим кертү турында.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының чираттагы сигезенче утырышын чакыру һәм аның көн тәртибен билгеләү турында.
Гомер буена илеңә, халкыңа, туган җиреңә күрсәткән фидакарь хезмәт лаеклы бәһаланылырга тиеш – бу хакыйкать. Шушы фикердә муниципаль районның бүләкләүләргә тәкъдим итү буенча комиссиясе чыгарган карарларны чираттагы Совет утырышына чыгарыр алдыннан Президиум утырышында да тикшерү тәртибе яши. Ә бүләкләнүгә тәкъдим ителүчеләр – әлбәттә, районыбызда гомер кичерүчеләр, булсынга дип эшләүчеләр. Хезмәт коллективлары һәм җәмәгатьчелек оешмалары үз арасыннан күрсәткән мондый кешеләр Президиум әгъзаларына да яхшы таныш. Шуңа да ике райондашыбызны күкрәккә тагыла торган "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” билгесе белән, ун хезмәт алдынгысын муниципаль районның Мактау грамотасы, бишесен – Рәхмәт хатлары белән бүләкләүгә лаек дигән карарны депутатлар бертавыштан чыгарды һәм артабан Совет утырышында карарга тәкъдим итте.
Озак еллар дәвамында хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе сыйфатында яклаган, халык арасында абруй-ихтирам яулаган райондашыбызны "Башкортстан Республикасының халыкны социаль яклау өлкәсенең атказанган хезмәткәре” дигән югары исемгә тәкъдим итү дә фикер аермалыклары тудырмады.
Чираттагы мәсьәлә буенча муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов сүз алды. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының чираттагы сигезенче утырышын 2013 елның 18 сентябрендә сәгать 10га чакырырга, анда тикшерүгә берничә мөһим мәсьәлә чыгарырга дигән тәкъдим дә Президиум әгъзалары тарафыннан бердәм хуплап каршы алынды.

Просмотров: 479 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск