Яшьләр үзәге райондагы мәшгульлек хезмәте белән берлектә 14тән 18 яшькәчә үсмер егет һәм кызларны июнь аенда вакытлы эшкә урнашып, гаилә бюджетын тулыландырырга (әлбәттә, кесәсендә үзе эшләп тапканын йөртергә теләге булганнарны) чакыра. Егетләр район үзәге территориясен төзекләндерүдә, кызлар балалар мәйданчыкларында тәртип булдыруда мәшгуль булачак. Теләүчеләр Чакмагыш авылының Ленин урамындагы 70 санлы йортта (балалар-үсмерләр спорт мәктәбе бинасы) икенче катта урнашкан яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Бәйләнеш өчен телефон: 3-12-63. Индира Гәрәева, яшьләр үзәге директоры.
|