Четверг, 02.05.2024, 16:08

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 3 » 619 бала белем иленә аяк басты
13:40
619 бала белем иленә аяк басты
2 сентябрь көнне Чакмагыш беренче  урта мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Көн салкынча булуына карамастан, чәчәк бәйләмнәре тотып килгән укучыларның елмаюлы йөзләре тирә-якка җылылык бөркеде. Тантаналы линейканы мәктәп директоры Радик Фәрит улы Әмирханов ачты. Ул укучыларны яңа уку елына аяк басулары белән тәбрикләде, уңышлар һәм яңа ачышлар теләде. Анары сүзне хөрмәтле кунаклар – Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Рифкать улы Мөхтәруллин, район мәгариф бүлеге методисты Илгизә Низаева, мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Филүзә Хөснетдинова алды. Алар да укучылар һәм аларның ата-аналарына изге теләкләрен белдерде. Район мәгариф бүлеге методисты Илгизә Хәләф кызы Низаева яшь экологлар төркеменә, аерып әйткәндә Аяз Сәлихов, Нэля Газиевага Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Беренче урта мәктәп "Иң яхшы пионер оешмасы”, "Информатика һәм информацион технологияләрнең иң яхшы кабинеты – 2013” конкурсларында да җиңү яулаган. Район укытучыларының август киңәшмәсендә үткән күргәзмәдә дә  мәктәп беренче урынга лаек булган. Илгизә Хәләф кызы мәктәп коллективы яулаган җиңүләр хакында  җентекләп сөйләде, аннары ата-аналарга сабырлык, акыл, балаларга укуда уңышлар теләде. 
Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре  буенча урынбасары Ирина Гыйләҗева уку алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды. Радик Фәрит улы Әмирханов уку алдынгылары  Марсель  Тимербулатов, Лениза Шакирова, Татьяна Михеева, Диана Шакирова, Маргарита Насыйпова, Гүзәл Кашаева, Элиза Вяселева, Алина Бикмурзина, Регина Кәримова, Инэсса Газизова, Нэля Газиева, Карина Нәбиева, Алмаз Баһманов, Анастасия Григорьева, Гөлназ Зарипова, Алия Хәмидуллина, Тимур Васильев, Лиза Гарифуллина, Лиана Габдрахманова, Алсу Мофаззалова, Алсу Хәмидуллина, Лиана Юнысова, Алина Ханнанова, Наил Гатауллин, Алия Яһудина, Алсу Гарипова, Алина Ваһапова, Энҗе Гәрәеваның  кулларын кысты. 
Беренче сыйныф укучылары Карина Кәримова, Нурия Мустафина "Вундеркинд” дип аталган мәктәп чемпионатында җиңү яулаганнары өчен Мактау грамотасы һәм фәһемле энциклопедия белән бүләкләнде. 
Былтыр мәктәпне өч укучы алтын, җиде укучы көмеш медальгә тәмамлаган. Район олимпиадалары нәтиҗәләре буенча да мәктәп беренче урынга чыккан. Бәйрәмне музыкаль яктан Динар Фәйзуллин, Ирина Сәйфуллина һәм  5 "а” сыйныф укучылары  бизәде. 
Көтеп алынган беренче кыңгырау яңгырады. 11 сыйныф укучысы  Айнур Шакиров белән беренче сыйныф укучысы Ирина Зарипова кыңгырау чыңлатып, Белем иленә килгән һәр баланың күңелендә якты киләчәккә өмет, матур хисләр уятты. 
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы. 

Просмотров: 638 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск