2013 елның 8 сентябрендә 54 санлы Рәҗәп сайлау округы буенча Башкортстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлау үтте. Тавыш бирүдә 53308 сайлаучы (92,99 процент) катнашты. Кандидат Ләйсән Рәсүл кызы Гарипова өчен сайлаучы-ларның 2,21 проценты тавыш бирде. Кандидат Радик Мәэмүн улы Миңнебаев сайлау-чыларның 2,22 процентының тавышын җыйды. Кандидат Вадим Васильевич Соколов өчен сайлаучы-ларның 88,14 проценты тавыш бирде. Кандидат Эрик Марат улы Усманов сайлаучыларның 4,50 процентының тавышын җыйды. Кандидат Илдар Нәүфәл улы Хәбиров өчен сайлаучы-ларның 2,51 проценты тавыш бирде. 54 санлы Рәҗәп сайлау округы буенча Башкортстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты итеп Вадим Васильевич Соколов сайланды.
|